Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда мобилизацияләнүче гражданнарның балаларына нинди ярдәм күрсәтеләчәк?

Казанда мобилизацияләнүче гражданнарның  балалары җәмәгать транспортының барлык төрләрендә бушлай йөрү, театрларга һәм музейларга түләүсез керү хокукын алачак. Бу яңалык Казан мэриясендә мобилиза...

Казанда мобилизацияләнүче гражданнарның  балалары җәмәгать транспортының барлык төрләрендә бушлай йөрү, театрларга һәм музейларга түләүсез керү хокукын алачак. Бу яңалык Казан мэриясендә мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча шәһәр штабы утырышында яңгырады.
Шулай ук мондый шартларда калган балаларга филармония, мәдәният йортындагы кинотеатрларга бушлай керә, муниципаль бассейннардан, җиңел атлетика манежыннан, тренажер залларыннан бушлай файдалану рөхсәт ителәчәк.
Утырышта: «10 октябрьдән мәктәпләрдә мобилизацияләнгән гражданнарның балалары бушлай ике тапкыр кайнар ризык биреләчәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчаларга бушлай йөрү мөмкинлеге дә алачак. Мобилизация кагылган гаиләләр абонент түләүләреннән һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә туклану өчен түләүдән азат ителәчәк», дип белдерделәр.
Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм волонтерларның өлешчә мобилизациягә чакырылган  гаиләләргә социаль паспортлар ясарга ярдәм итәчәк.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ