Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда – виртуаль платформадагы конференция

Казандагы 23 нче лицейда республикабыз укучылары катнашында ел да үткәрелеп киленә торган Җ.В. Вилкиев исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды.

Ул, үткән елдагы шикелле үк, виртуаль платформада эшләде. Аның инде бу лицейда алтынчы мәртәбә үткәрелүн иде.

Конференциядә 14 юнәлештәге секция үз эшен алып баруы гына да, аның никадәр колачлы булуы хакында сөйли. Биредә филология, инглиз теле, биология, география, математика, туган якны өйрәнү, тарих, яшь тикшеренүчеләр һ.б. секцияләр үз эшләрен тулы күләмдә башкарып чыкты. Укучыларның фәнни чыгышлары һәр секция эшен җитәкләгән фән докторлары, кандидатлары һәм методистлар тарафыннан бәяләнде. Әйтик, үзем җитәкләгән “География, экология” секциясендә генә дә 17 укучы  үзара көч сынашты.

Быелгы бәйгедә Нурлат шәһәре укучылары актив катнаштылар һәм җиңү дә яуладылар. Түбән Кама, Казан калалары да аннан калышмаска тырыштылар. Иң әһәмиятлесе: укучылар, әлеге бәйгегә тырышып әзерләнеп, зур тикшеренү эшләре башкарып, үзләренә бик күп фәнни яңалыклар һәм белем туплаганнар. Бу инде аларның киләчәктәге фәнни үсешләре өчен тагын бер баскыч булып тора. Соңыннан аларның хезмәтләре, алган урыннарына карап, дипломнар, Мактау грамоталары һәм сертификатлар  белән бәяләнде. 


Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, педагогика фәннәре докторы
Фото лицей архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ