Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» фестивале уза

1–7 декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак. 15 нче юбилей фестивалендә 15 театр катнаша, төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль күрсәтеләчәк. Быелгы «Һөнәр...

1–7 декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак. 15 нче юбилей фестивалендә 15 театр катнаша, төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль күрсәтеләчәк. Быелгы «Һөнәр»гә  Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килә, дип хәбәр итә Кариев театрының матбугат үзәге.
Беренче елларда фестиваль режиссерлар өчен вакансияләр ярминкәсе ролен үтәсә, соңгы вакытта программада үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Театраль сезонның иң яхшы премьералары тамашачылар һәм театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан карала һәм шулар буенча бүгенге театр дөньясының ничек яшәве турында күзаллау барлыкка килә.
Быелгы фестиваль Укытучылар һәм остазлар елында үтә, шуңа да без шушы темага мөрәҗәгать итәргә булдык. «Һөнәр»дә катнаша торган ике спектакль – Кариев театрының «Ал җилкәннәр»е һәм Камал театрының «Игезәге» «Остаз һәм аның яшь командасы» махсус программасы кысаларында күрсәтелә», – ди Кариев театрының директоры, XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең башкарма директоры Луиза Шарова.
«Инде алтынчы ел «Һөнәр» фестивален Кариев театры оештыра. Шуңа күрә дә программа яшьләр, үсмерләр өчен булган спектакльләргә нигезләнгән. Монда мәктәп программасындагы әсәрләр дә бар. Шул ук вакытта заманча драматургия дә бирелгән. Фестиваль программасындагы һәрбер спектакль кызык. Ике спектакль остазлыкка юнәлтелгән, авторлары – Ренат Әюпов һәм Фәрит Бикчәнтәев. Шулай ук программага бәби-спектакльләр дә керттек", - дип сөйләде матбугат очрашуында XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең кураторы һәм программа директоры Нияз Игъламов.

Фәния Лотфуллина 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ