Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда зур затлы кунакханә төзеләчәк

Кунакханә комплексы Казансу ярында барлыкка киләчәк. Объект төзелешен быел ук башлау планлаштырыла.

Казанда Россиядә иң зур Президент люксы булган кунакханә барлыкка киләчәк. Биш йолдызлы кунакханәдә 235 номер-бүлмә  булачак. Шулай ук биредә бассейн да булыр, дип көтелә. Ә мәйданы – 600 кв.м тирәсе, дип хәбәр итә Казан шәһәренең рәсми сайты.

 
Кунакханә комплексы Казансу ярында барлыкка киләчәк. Объект төзелешен быел ук башлау планлаштырыла. Казан елгасына һәм парк зонасына панорама күренешләре булган кунакханәнең гомуми мәйданы 24 мең кв.м тәшкил итәчәк. Комплекс тугыз категорияле номер фондын үз эченә алачак. Яңа кунакханә районында яр буе линиясен төзекләндерәчәкләр. Анда йөрү өчен җиһазландырылган яр буе барлыкка киләчәк. Кунакханә 2028 елга төзелер дип көтелә. 

 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ