Логотип Магариф уку
Цитата:

Казандагы 11 нче гимназия КФУ белән хезмәттәшлек итә 

Туган тел язмышы – милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң мөһим мәсьәлә булып тора. Һәр милләт кешесе өчен  иң моңлы көй, иң матур тел – туган тел.Бу хисләрне тоеп, аңлап яшәгән кеше – һичшиксез,...

Туган тел язмышы – милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң мөһим мәсьәлә булып тора. Һәр милләт кешесе өчен  иң моңлы көй, иң матур тел – туган тел.
Бу хисләрне тоеп, аңлап яшәгән кеше – һичшиксез, бәхетле кеше. Андый кеше иҗатка да, эшкә дә, гыйлемгә дә оста була. Туган телен яраткан, зурлаган кеше башка телне дә хөрмәт итә.
Әлеге уй-хисләр эш планнары төзегәндә дә тынгылык бирми. Казан шәһәре Балалар иҗаты үзәгенең милли бүлеге планына күз салсак, бар эшчәнлекнең нәкъ менә югарыдагыларны исәпкә алып төзелгәнлеген күрәбез. Планны тормышка ашыруда, максатларга ирешүдә гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең бер бөтен булып, үзара эзлекле эш алып барулары мөһим, әлбәттә.  Бу очракта бик күп кенә максатларга ирешергә мөмкин. Ләкин үз казаныңда кайнау белән генә чикләнеп калмыйча, һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре белән дә тыгыз элемтә дә булу күпкә нәтиҗәлерәк. Мондый уртак хезмәттәшлек балаларны да, укытучыларны да күпкә кызыксындыра һәм мавыктыра.

Әлеге ихтыяҗны исәпкә алып, Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге инде менә 8 ел Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы белән тыгыз элемтәдә эшли. Әлеге уртак эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып, Мәхмүт Хөсәен исемендәге, шулай ук Хатыйп Йосыф углы Миңнегуловка багышланган «Дөньяда сүзебез бар...», Рәдиф Гаташка багышланган «Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм», Гәрәй Рәхим исемендәге «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни  әхлакый кыйммәтләре»  һәм «Милли мәгълүмати чаралары системасында яшьләр һәм балалар журналистикасы», «Журналистикада заманча мәгълүмати технологияләрне тормышка ашыруда татар теленең роле» исемле республика һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләр оештырылды.
Шулай ук әлеге уку йорты белән даими очрашулар, мастер-класслар, "түгәрәк өстәлләр", әдәби кунакханәләр оештырыла. КФУ галимнәре балалар иҗаты үзәгендә оешкан әдәби-иҗат берләшмәләрендә шөгыльләнүче балаларның иҗатлары белән танышып баралар һәм, алай гына да түгел, үзләренә чакырып, экскурсияләр оештырып, журналист һөнәренең асылына төшенергә ярдәм итәләр. Кыскасы, әлеге хезмәттәшлек яңа уртак проектлар тудыруда һәм аларны тормышка ашыруда зур роль уйный.

Аеруча әлеге эшләрдә башлап йөрүчеләрдән – КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты Резеда Локман кызы Зәйни. Ул, балаларның яшь үзенчәлеген истә тотып, һөнәр сайлауга әзерлек юнәлешендә кызыклы проектлар оештыра. Әлеге проектлар белән Дәрвишләр бистәсе мәктәп, гимназияләрендә еш була.
Шулай ук әлеге уку йортының милли һәм глобаль медиакафедрасы өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты Алия Заһир кызы Мөбарәкҗанова һәм әлеге кафедра мөгаллиме, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең радио алып баручысы, журналист Раил Равил улы Садретдинов балалар иҗаты үзәге оештырган һәр чарада актив катнашалар,  чараларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итәләр.
Һәр тәкъдимне, үтенечне хуплап каршы алучы, ярдәм итәргә торучы әлеге кафедраның мөдире Васил Заһит улы Гарифуллин хакында да аерып әйтми мөмкин түгел.
Васил абый Гарифуллин урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый һәм,  Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген кызыл дипломга тәмамлап, аспирантурага укырга керә. «Россия университетлары» программасы буенча уздырыла торган фәнни эшләр конкурсында грант яулый. Оста биюче, баянчы, җырчы, гаять дәрәҗәдә талантлы шәхес. Бүгенге яшь буынга үзенең иҗади булуы, белем алуга көчле омтылышы белән бар яктан да үрнәк булып тора. «Журналистика – тәрбия чарасы ул», – ди галим һәм үзенең яшәү рәвеше, эшчәнлеге белән бу сүзләрнең хаклыгын исбатлый.
Россия күләмендә оештырылган «Белем һәм тәрбия бирү процессында балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмати чараларын куллану»  фәнни-гамәли конференциясенең быелгысы Васил Заһит улы Гарифуллинның юбилей елы уңаеннан, аңа багышлап үткәрелде.
Күргәнебезчә,  конференцияләрнең күбесе бүгенгесе көндә дә актив эшләүче, иҗат итүче шәхесләргә багышланган. Моның максаты – күренекле шәхесләребезнең тормыш юлын, иҗатын, гыйльми эшчәнлеген өйрәнү, шулай ук аларны хөрмәтләү,  яшь буында горурлык хисе тәрбияләү. 
Ләйсән АНТОНОВА,

Казан шәһәре  Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгенең милли тәрбия бирү бүлеге мөдире

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ