Логотип Магариф уку
Цитата:

Казандагы Нокса урманы чистарып калды

Республикабызда тирә-юнь мохитны чистарту буенча санитар айлыгы дәвам итә, шул уңайдан һәркайда өмәләр уза.

Казандагы Нокса урманын чүп-чарлардан чистарту, агач утырту буенча өмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Анда катнашучы экология оешмалары активистлары республика җитәкчесе белән аралашып, аңа үз проектлары турында сөйләде. 

«Экология һәрберебезнең үзеннән  башлана һәм без Татарстандагы табигать ресурсларының торышын даими күзәтеп торырга тиеш», – дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы һәм волонтерлар белән бергә агачлар утыртты. 

Бу чарада 600 дән артык кеше, шул исәптән «ЮНАРМИЯ» төбәк бүлеге штабы башлыгы Александр Бородин җитәкчелегендә Совет районы яшьармияче укучылары да  катнашты.
 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ