Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга тел галимнәре җыелды

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 85 ел тулу уңаеннан халыкара фәнни форум эшли башлады.

«Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» дигән темага оештырылган форумның бер өлеше телләргә багышланса, икенчесе әдәбиятка һәм яшь галимнәр мәктәбенә багышлана, шулай ук сәнгатькәрләрнең семинары да оештырыла.

Форумның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һ.б. катнашты. Юбилей уңаеннан институт хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

Форумның барлык чаралары өчен Россия халыклары телләренең, әдәбиятларының, мәдәниятләренең тарихи үткәне, бүгенге торышы һәм хәзерге заманның глобаль таләпләре шартларында аларны өйрәнүдә академик фән перспективалары гомуми проблема булып тора. Оештыручылар тарафыннан 100 дән артык доклад кабул ителде. Чараларда чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан,) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Владикавказ, Пермь, Төмән, Уфа, Чабаксар, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Казан һ.б. шәһәрләрдән галимнәр килгән иде.

 Халыкара фәнни форумда «Хәзерге дөньяда милли телләр һәм телара процесслар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе милли телләрне өйрәнү белән бәйле актуаль мәсьәләләргә багышлана һәм Россия төбәкләренең һәм чит илләрнең фәнни җәмәгатьчелеген берләштерүне күздә тота», – ди проект авторлары. Парадигмалар алмашыну шартларында татар фәне: теория, методология, практика» халыкара фәнни-гамәли семинары татар телен, әдәбиятын, сәнгатен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче галимнәрне берләштерә торган дискуссия мәйданчыгы булдыруны максат итеп куя. Ул татар фәнен өйрәнү өлкәсендәге актуаль теоретик-методологик проблемаларны тикшерә һәм аның үсеш перспективаларын билгели.

Ә  «Татар гыйлеме» яшьләр фәнни мәктәбе Идел-Урал төбәгенең (Татарстан, Чувашстан, Мордовия, Марий Эл, Башкортстан) фәнни оешмаларыннан һәм югары уку йортларыннан яшь галимнәрне берләштерә. Бу төбәктә урнашкан гуманитар традицияләрне исәпкә алып, Урал-Идел буе милли телләрен, әдәбиятларын, мәдәниятләрен комплекслы тикшерү перспективаларын киңәйтүгә мөмкинлек бирә дип саный форумга килгәннәр.

 «Милли тәңгәллекне саклап калу факторы буларак традицион мигъмарият» халыкара фәнни-гамәли семинары архитектура теориясе һәм тарихы (кирпеч-таштан, агачтан), төрки, фин-угор, славян халыкларының милли-мәдәни мирасын саклау һәм интерпретацияләү мәсьәләләренә багышлана.

Республика территориясендә һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгате буенча координация үзәге буларак, институт татар теле, әдәбияты, археографиясе, текстологиясе, халык иҗаты, театры, музыкасы һ.б. проблемалар белән шөгыльләнә. Форумның барлык чаралары өчен Россия халыклары телләренең, әдәбиятларының, мәдәниятләренең тарихи үткәне, бүгенге торышы һәм хәзерге заманның глобаль таләпләре шартларында аларны өйрәнүдә академик фән перспективалары гомуми проблема булып тора.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  директоры Илгиз Халиков үз чыгышында институт тарихына  тукталды һәм коллектив башкарган хезмәтләр турында бәян итте.

  • «85 еллык юбилеебызда институтыбызның бай тарихын, шулай ук Академия учреждениесенең фәнни йөзен билгеләгән күренекле вакыйгаларны һәм фәнни казанышларны чагылдырган фәнни басмалар әзерләдек.

 

Соңгы елларда институт төрки телләр эволюциясе контекстында татар тел белемен өйрәнү, дөнья мәдәнияте контекстында татар әдәбияты теориясен, тарихын бәяләү, аның үсешенең хәзерге тенденцияләре, татар әдәбияты классиклары мирасын бербөтен һәм системалы тикшерү, сүзлекләр төзү өлкәсендә шактый нәтиҗәләргә иреште. Рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать, театр, музыка, Татарстан халыклары хореографиясе буенча күпкырлы фәнни тикшеренүләр алып барыла. Фәнни максатлардан, эшнең нәтиҗәлелегеннән һәм заман таләпләреннән чыгып, без бүген фундаменталь фән өлкәсендәге тикшеренүләрнең гамәли бурычлар белән тыгыз бәйләнештә булуы хакында сөйлибез. Нәкъ менә шушы традицияләр һәм новаторлык балансы безгә бай тарихи мирасыбызны өйрәнергә һәм аны халыкка аңлаешлы рәвештә җиткерергә ярдәм итә», – диде Илгиз Халиков.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  чыннан да үзенең юбилеен зур хезмәтләр белән каршылый. Фойеда әлеге хезмәтләрдән оештырылган күргәзмә дә эшли.  Монда  «Татар әдәбияты тарихы» кебек күп томлы фундаменталь хезмәтләр урнаштырылган. Татар халкының фольклорын өйрәнүгә аерым игътибар бирелгән. «Татар халык иҗаты» хезмәтен 25 томда татар телендә һәм 15 томда рус телендә бастыру планлаштырыла икән. Бүгенге көндә бу хезмәтләр киң җәмәгатьчелеккә җиткерелгән.

Форум Казанда 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Белешмә:

Татарстан  Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – татар филологиясе, фольклоры, сәнгате мәсьәләләрен тирәнтен һәм бар яклап өйрәнә торган академик учреждение. Институт ТАССРның Халык Комиссарлары Советы карары һәм республика Мәгариф халык комиссариатының 1939 елның 7 октябрендәге боерыгы белән оештырыла. 1946 елда ул СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы составына керә. 1993 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе составында. Институтның төп казанышлары:

– беренче тапкыр татар телендә 3 томлы «Татар грамматикасы», 3 томлы «Татар лексикологиясе», 3 томлы «Татар әдәби теле тарихы» хезмәтләре дөнья күрде. Хәзерге вакытта беренче тапкыр «Татарская лексикология», «История татарского литературного языка» һәм «История татарской литературы» кебек рус телендәге күптомлы фундаменталь проектларны эшләү һәм бастыру тормышка ашырыла.

– Әдәбият теориясе, заманча бәяләү һәм соңгы тикшеренүләр призмасы аша күп гасырлы татар әдәбияты тарихы үзенчәлеген өйрәнү өлкәсендә шактый зур нәтиҗәләргә ирешелде. Алар 8 томлы «Татар әдәбияты тарихы», Г. Тукай энциклопедиясе, Г. Тукай әсәрләренең 6 томлы, Г. Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы, Г. Исхакый әсәрләренең 15 томлы академик басмаларында урын алды.

– Татар телендә 25 томлы «Татар халык иҗаты» тупланмасы төзелә һәм татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр рус телендә 15 томлы «Татарское народное творчество» җыелмасы төзелеп килә. Хәзерге вакытта әлеге хезмәтләрнең тугызар томы дөнья күрде.

– Татарстанның сәнгать тарихын өйрәнүнең, аны төрки дөнья контекстында тикшерүнең яңа концепциясе эшләнде: Солтанова Р.Р. «Сценография татарского театра: основные этапы и закономерности развития (ХХ – нач. ХХI вв.)»; «Школа мастеров: художественное образование в сфере сценографии в Казани»; Герасимова Н.В. «Художественные коллекции в музеях Татарстана: история и принципы формирования (1920–1930-е гг.)»; Юнысова Г.Ф. «Мир музыки: сборник статей и материалов»; «Татар киеме. Россия этнография музее» (авторлар коллективы) һ.б.

– Институт тарафыннан лексикографик материалны тәкъдим итүнең яңа принциплары эшләнде. Фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре түбәндәге лексикографик хезмәтләрне төзегәндә һәм фәнни редакцияләгәндә гамәли кулланылыш тапты: 6 томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», 2 томлы «Русско-татарский словарь», «Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге», «Татар теленең кыенлыклар сүзлеге», «Русско-татарско-англо-турецкий тематический словарь», «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме? Орфографик сүзлек», «Татар телендә төрле профильдәге оешмалар өчен тәкъдим ителгән атамалар исемлеге» (электрон форматта); «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге» һ.б. Соңгы 5 елда 20 дән артык сүзлек әзерләнде һәм нәшер ителде. 2023 елда татар теленең 6 томлы аңлатмалы сүзлеге Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды.

– «Туган тел (татар теле)» һәм «Туган әдәбият (татар әдәбияты)» предметлары буенча уку-укыту һәм методик комплекслар эшләнде. Алар дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелде һәм республика мәктәпләрендә белем бирү процессында уңышлы кулланыла башлады. «Сберкласс» электрон белем бирү платформасы, «Моя школа» белем бирү системасы өчен онлайн-дәресләр, видеопрезентацияләр, методик кулланмалар, материаллар эшләнде, «Мәгърифәт» медиаплатформасы булдырылды.

– 2018 елда Фәннәр академиясенең рәсми сайтында «ТАТЗЕТ» электрон ресурсы булдырылды. Аңа 50 дән артык басманы үз эченә алган сүзлекләрнең электрон фонды, Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы, Татар диалектлары атласы, Татар әдәбияты корпусы һәм башка проектлар керә.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ