Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлылар Татарстанны «Ел укытучысы – 2024» һәм «Россиянең Ел директоры» конкурсларында тәкъдим итәчәк

Казанның 108 нче мәктәбенең физика укытучысы Радик Хәбиров Татарстанны «Ел укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсында, ә 179 нчы гимназия директоры Эльвира Наумова «Россиянең Ел директоры» конкурсында тәкъдим итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетта шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Аның сөйләвенчә, «Ел укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы кичә Саратовта старт алган иде. Анда бөтен илдән иң яхшы 90 педагог һөнәри осталык күрсәтәчәк.

Беренче турда катнашучылар «Дәрес» һәм «Педагогик интервью» үткәрәчәк. Сынаулар нәтиҗәләре буенча 20 лауреат билгеләнәчәк.

Икенче тур «Мастер-класс», «Брифинг» һәм «Блицтурнир»ны үз эченә ала. Нәтиҗәләр буенча, җиде призер билгеләнәчәк. Җиңүче исемен 5 октябрь, Бөтендөнья укытучылар көнендә, игълан итәчәкләр.

«Россиянең Ел директоры» Бөтенроссия конкурсы Калугада уза. Быел аңа 700 дән артык гариза килгән. Финалга илнең 22 төбәгеннән 30 директор чыкты.

 

Казан Мэриясе сайты материаллары буенча

Фото: Марат Мугинов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ