Логотип Магариф уку
Цитата:

Казаннан Грозныйга өч сәгатьле юл

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты Nordwind авиакомпаниясе Грозный-Казан-Грозный маршруты буенча даими рейс буенча очкычлар кабул итә башлады. 4 октябрьдә  беренче очкычны симво...

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты Nordwind авиакомпаниясе Грозный-Казан-Грозный маршруты буенча даими рейс буенча очкычлар кабул итә башлады. 4 октябрьдә  беренче очкычны символик тасма кисеп, сулар сибеп, тантаналы шартларда каршы алдылар.
 
Шулай итеп әлеге авиакомпания «Казан» аэропорты аша пассажирлар ташуны сизелерлек артырды. Күптән түгел казанлылар Новокузнецк, Иркутск, Бишкек  һәм  Томск юнәлешендә эшли башлаганнар иде.
Ноябрьдән Казаннан Тегеранга рейслар оештыру, киләсе елдан җәйге навигацияне Краснодар, Красноярск, Симферополь, Анапа, Ростов-на-Дону, Якутск, Кемерово, Таулы-Алтай  һәм Владикавказ юнәлешендә дәвам итү күздә тотыла.
Шунысын да искәртик, Чечен республикасы аэродромыннан Казанга атнасына ике тапкыр, 189 пассажирга исәпләнгән Boeing 737-800 очкычлары кузгалып китәчәк.  Казаннан исә һәр сишәмбе 09.50дә,  шимбәдә 16.45тә очып китү каралган. Казан –Грозный арасын өч сәгатьтә узып, ерак  юл узганыңны сизмичә дә каласың.

Альберт ЗАҺИРОВ


Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ