Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 155 нче гимназиясендә экологик конференция

«Яшь буында экологик культура тәрбияләүдә гаиләнең роле» дигән темага XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

13 апрель көнне Казан шәһәренең 155 нче гимназиясендә "Яшь буында экологик культура тәрбияләүдә гаиләнең роле" дигән темага XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Биредә спикерлар бүгенге көндә экологик проблемаларны, аларны чишү юлларын һәм яшь буында кечкенәдән үк табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү юллары турында фикер алыштылар. Чыгыш ясаучылар арасында югары уку йортлары педагоглары, Казан һәм республика районнарыннан килгән укытучылар да бар иде.

Чараны 155 нче гимназия укучылары үз чыгышлары белән башлап җибәрде. Соңрак, мәктәп директоры Наил Фазылов, конференцияне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Хөсәенов һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик белем бирү идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин сүз алды.

Конференциядә шулай ук педагоглар үз проектлары һәм аларны мәктәпләрдә тормышка ашыру ысуллары турында сөйләделәр.
Моннан тыш, берничә секциядә мастер-класслар, ачык дәресләр алып барылды. Алар арасында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, цифрлы киңлектә балаларда экологик культура тәрбияләү мәсьәләләре дә каралды.

Экологик белем һәм тәрбия республикабызның экологик иминлегенең нигезе булып тора. Югары күрсәткечләргә ирешү өчен экологик белем бирү системасы өстәмә белем бирү системасын куллануның дәвамлылыгына һәм өзлексезлегенә нигезләнә.

Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ