Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 18 нче мәктәбендә кызамык белән авыручылар саны арткан

Казанның 18 нче мәктәбендә кызамык белән 12 кешенең авыруы ачыкланды.

Узган атна Казанның 18 нче мәктәбендә беренче сыйныф укучысының кызамык чире белән авырганы билгеле булган иде. Тагын биш кешенең авыруы расланмаган иде әле. Бүген ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсендә  хәбәр итүләренчә, Казанның 18 нче мәктәбендә кызамык белән 12 кешенең авыруы ачыкланды.

«Бүгенге көндә беренче сыйныф укучылары арасында кызамык белән 11 бала, бер укытучы авырый. Барлык авыручылар чиргә каршы прививка ясатмаган», – дип искәрттеләр идарәдә.

ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсендә  аңлатуларынча, бүгенге көндә эпидемик күрсәтмәләр буенча 39 балага һәм 13 укытучыга прививка ясалган. 77 кеше прививкадан баш тарткан. Кызамыктан прививкалар 116 укучыда булмаган, бу укучыларның якынча 11 % ы дигән сүз. Прививка ясатмаучылар коллективка кертелмәячәк.

 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ