Казанның 4 нче гимназия-интернаты юбилеен бәйрәм итте
Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернатына 20 ел булу уңаеннан тантаналы чара узды. Гимназия хезмәткәрләре һәм укучылары бик матур җыр-биюле тамаша әзерләгән иде. Аларның чыгышла...
Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернатына 20 ел булу уңаеннан тантаналы чара узды. Гимназия хезмәткәрләре һәм укучылары бик матур җыр-биюле тамаша әзерләгән иде. Аларның чыгышлары бәйрәмгә килгән кунакларның котлаулары белән бергә үрелеп барды. Бу чарага ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге башлыгы Ренат Заманов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һәдиуллин һ.б. килгән иде.
Бәйрәмдә ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин ТР президенты Рөстәм Миннехановның гимназиягә компьютер классы булдыру өчен акча бүлеп бирүе турында әйтте. Бу хәбәр гимназия хезмәткәрләре һәм укучылары өчен бик зур бүләк булды.
4 нче гимназия-интернаты 1997 елда кызлар өчен төрек-татар лицее буларак ачыла. Хәзерге көндә ул - сәләтле балалар өчен инновацион мәгариф учреждениесе. Әлеге уку йортында бары тик кызлар гына укый, алар анда 7 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр белем алалар.
Комментарийлар