Логотип Магариф уку
Цитата:

Хатыйп ага Миңнегуловка багышланган китап дөнья күрде

Кулымда гаять затлы, саллы, милли бизәкле, 500 ләп битле, өр-яңа китап Хатыйп ага Миңнегуловның табадан яңа төшкән «Рухи мирасыбыз сәхифәләре» дигән китабы. Ул – татар һәм рус телләрендә Казандагы «Ха...

Кулымда гаять затлы, саллы, милли бизәкле, 500 ләп битле, өр-яңа китап Хатыйп ага Миңнегуловның табадан яңа төшкән «Рухи мирасыбыз сәхифәләре» дигән китабы. Ул – татар һәм рус телләрендә Казандагы «Халкыбыз мирасы» нәшриятында басылган фәнни-әдәби басма.
Балачакта Әлифба китабын кызыксынып ачкандай, әлеге китап битләрен ымсынып, әсәренеп, ашкынып ачам. Кереш биттә «Бу китабымны кадерле туганым Гөлнур Йосыф кызының якты истәлегенә багышлыйм» дигән юлларын укып, күңел бер мәлгә сулкылдап куя.
Бу китапта авторның 2020 – 2021 елларда кәгазьгә төшкән язмалары урын алган. Ул 8 бүлектән тора. Беренче бүлек «Мөһаҗирлектәге татар китабы» дип атала. Чит илләрдә яшәүче татар әдәбиятын бөртекләп җыеп. халыкка кайтарган Хатыйп ага. Дөнья буйлап әдәби-мәдәни сәяхәттә булып, милләттәшләребез хакында күп мәгьлүмат туплыган ул.. Алар арасында асылташтай балкучы Гаяз Исхакый һәм татар әдәбияты турында да кызыксынып укыйсың.
«Классик әдипләребезне яд итеп» дигән икенче бүлектә Сәйф Сараи иҗатына киң урын бирелә, аерым үрнәкләр китерелә. XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре белән берлектә галимнең төрле матбугат чараларында чыккан язмалары  урын алган.
Өченче бүлек «Чордашларымның гомер бәйрәмнәре» дип аталган. Исеменнән үк күренгәнчә, биредә гомер бәйрәмнәрен – юбилейларын билгеләп үтүче шәхесләрнең иҗат портретлары чагылыш тапкан.
 

Китапның һәр бүлеген кызыксынып, үзең өчен яңа бер дөнья ачып укыйсың. Хатыйп абыйның сеңлесе Хәнифә Миңнегулова шигырьләре, күңел кыңгырауларына кагылып, озак чыңлады. Педагогика өлкәсендә зур дәрәҗәләргә ирешкән талантлы укытучы күңел кичерешләрен, уй-фикерләрен шигырь юллары аша безгә дә җиткерә. Дөньяга «Хәерле иртә» дип дәшүче Хәнифә апаның шигьри табышлары сокландыра.
Уйлаган уй, тынгысыз көн –
Чуалган йомгак кебек.
Очын тапсам, көн яктырыр,
Күңелем бушар кебек.
Алтынчы бүлеккә «Дөньяда сүзебез бар» – Хатыйп Миңнегулов исемендәге 2 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция материаллары тупланган. Татарстан мәктәпләреннән, Россиянең  төрле төбәкләреннән килгән хезмәтләрдә гомер юлын җырдай матур узган, нинди биек үрләр алган галимгә булган олы рәхмәт, тирән хөрмәт хисләре чагыла. Еллар аша даны ерак киткән, чын тарихны безгә җиткергән, яшьләр күңеленә дә очкын салган, «Тарихыңны, телне бел!» дип, шушы хакта дәреслекләр язып, килер буыннарга җиткергән галим хакында ихлас, җылы сүзләр язылган. Хатыйп Миңнегуловка багышланган акрошигырь, галим белән бәйле истәлек-хатирәләр, аңа багышланган эссе, парчаларны бер тында укыйсың, күңелне соклану, ярату, горурлану хисләре били. Китап фоторәсемнәргә ифрат бай, кыйммәтле кәгазьгә басылган. «Май чүлмәге тышыннан билгеле», дигәндәй, әлеге китап әллә каян зәвыклы бизәлеше белән үзенә җәлеп итеп тора. Китап тышлыгындагы фоторәсеменнән Хатыйп ага Миңнегулов:«Син үзеңнең рухи мирасыңны сакларга әзерме?!» дигән кебек сынап карап тора төсле.
Буыннар чылбырлары өзелмәсен дип, китап арты китап чыгаручы, милләт данын ерак яңгыратучы галимгә һәркемнең әйтер сүзе бар икәнлеге бик ачык чагыла бу китапта. Һәр мәкалә авторының язмасында аны галимебез, укытучыбыз диеп хөрмәт итүе, горурлануы ачык чагыла. Әле һаман халкым, милләтем дип, армый-талмый хезмәт куючы Хатыйп аганың күңел яктылыгы, хисләр байлыгы, фикер тирәнлегенең чагылышы, балкышы кебек тоелды бу китап. Галим сүзендәге хакыйкатьне аңлап, фикер төпләрендәге хикмәтне ачасыгыз, гасырлардан килгән хакыйкатьне табасыгыз, тормыш буйлап горур атлыйсыгыз, галәмдә якты эзегезне калдырасыгыз килсә, Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның «Рухи мирасыбыз сәхифәләре» дигән китабын укыгыз, дуслар!
Ышыкланыр мәгърүр кыя бит ул,
Күпләр өчен остаз, мөгаллим.
Халыкара мәйданнарга чыккан
Академик, трибун, зур галим.
Адилә ШИҺАБИЕВА,

Казандагы 11 нче татар гимназиясе укытучысы, Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге педагогы

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ