Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләчәктә электрон сайлауларга күчәргә мөмкинбез

Бу хакта бүген Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, В.Тимирясов исемендәге исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, профессор Игорь Бикеев журналистларга хәбәр итте.

И.Бикеев дөньядагы сайлаулар тарихына тукталып узды. Сайлау компаниясенең максат, бурыч тезисларына тукталды. Сәяхәтчеләргә гади халыкка аңлаешлы булырга кирәклеге турында да искәртте. 
Шулай ук, профессор Россиядәге сайлау формаларын башка илнекеләр белән дә чагыштырды. Сайлаулар барышында килеп чыккан төрле фактларны мисал итеп китерде.
–  Сайлаулар өч көн дәвамында бара. Бу халыкка җайлы булсын өчен шулай эшләнелде. Кемнәрдер ял көннәрендә гаиләсе белән каядыр барырга планлаштыра һәм сайлау участокларында иркенлек өчен дә кулай. Киләчәктә тагы да җайлырак формаларны эзлибез, мәсәлән электрон сайлауларга гамәлгә керергә мөмкин, - диде профессор Игорь Бикеев. 
Бүген Бердәм мәгълүмат үзәгендә 15:30 минутта Россия Президенты сайлауларының тәүге нәтиҗәләре игълан ителәчәк. 

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ