Логотип Магариф уку
Цитата:

Китап “сүз” белән башлана

Әлеге афористик жанрдагы китабым, кеше акылын һәм зиһенен баету чыганагы булып тора

        Мин гомерем буе китапларга табынып яшәдем. Бала һәм үсмер  чагымнан ук татар телендәге  бик күптөрле  китапларны укып үстем. Әлеге китаплар миңа алдагы тормышымда күп авырлыкларны җиңәргә рухи көч бирделәр.

Кәгазь форматта,  сез кулга алган  әлеге  китап,  минем  күңел җылымны, уңай энергетикамны саклый. Китап «сүз» белән башлана. Ә инде һәр сүз үзенең тылсымлы көченә ия. Шуңа күрә дә мин иң элек,  Интернет челтәрендә  афоризмнар иҗат итә башладым. Алар,  анда  күп еллар дәвамында җыйналып,  үз укучыларымнан  бәяләрен алдылар һәм соңыннан аларны бергә туплап, «Әйтеләсе сүзем чишмә челтерәвенә тиң» дигән китап булып басылып чыкты.

Афоризм, грекчадан татарчага әйләндергән вакытта, хикмәтле сүз дигән мәгънәне аңлата. Ул кыска  һәм тәэсирле итеп әйтелә, тирән мәгънәле фикерне белдерә. Халык авыз иҗатында да, матур әдәбиятта да еш очрый. Фольклорда исә афоризмнар аеруча мәкаль һәм әйтемнәргә хас. Шуңа күрә аларны афористик жанрлар дип тә атыйлар.

         Әлеге афористик жанрдагы китабым кеше акылын һәм зиһенен  баету чыганагы булып тора дисәм,  һич тә ялгыш булмас. Ул күпкырлы, аның эчтәлеге исә  21 юнәлештә. Ул һәркемгә рухи байлык булып,  күңел офыгын киңәйтә, тормышта дөрес һәм мәгънәле итеп яшәү  мөмкинчелеген арттыра.

Җәүдәт Хөсәенов

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ