Логотип Магариф уку
Цитата:

Клонлаштыру - бүгенге чынбарлык

Бер зур агач ел дәвамында 20 кг тузан йота, атмосферадагы 22 кг углекислый газны, тузан суырткыч урынына суырып, 700 кг кислород бүлеп чыгара, 80 кг зарарлы матдәне нейтральләштерә, 100 мең кубометр һ...

Бер зур агач ел дәвамында 20 кг тузан йота, атмосферадагы 22 кг углекислый газны, тузан суырткыч урынына суырып, 700 кг кислород бүлеп чыгара, 80 кг зарарлы матдәне нейтральләштерә, 100 мең кубометр һаваны фильтрлый, диләр. Шул күзлектән караганда, Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбе укучыларының әйләнә-тирәбезне савыктыру юнәлешендә башкара торган эшләренең бәһасе әйтеп бетергесез. Хәер, бу эш белән Мәлбагышта гына түгел, районның Җиңү бистәсе, Актүбәнең 2 нче урта мәктәбе укучылары да актив һәм максатчан шөгыльләнәләр. Бу эштә аларга заманча биолабораторияләр ярдәмгә килә.
Җирдән көткәнне
Гап-гади авыл мәктәбенең ихатасында уннарча дәрәҗәле шәхесләр утырткан агачлар үсеп утыра, дисәләр ышанмас идем. Үз күзләрем белән күрдем шул. Усак агачлары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Татнефть» АҖ генераль директоры Наил Мәганов, ТР Рәисенең нефть промышленносте буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, Табигатьтән файдалану тармагының Федераль хезмәт җитәкчесе, Россия Федерациясенең баш дәүләт экология инспекторы Светлана Радионованың биредә булулары шаһиты буларак тернәкләнеп киләләр. Берсе дә – гади үсентеләр түгел, болар – клонлаштырылган агачлар. Азнакай төбәге – нефть ягы дисәм, яңалык ачмам. Шулай булгач, болардагы мәктәпләрдә укучыларның әти-әни, әби-бабалары хезмәт юлын нефть-газ тармагында башлавы табигый. Алар – башлыча, «Азнакайнефть», «Җәлилнефть», Әлмәт магистраль газ үткәргечләре линияле җитештерү идарәләре, Якый газ бүлү станциясе, «Газпромтрансгаз-Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән бәйләнгән эшләр. Мәлбагыш балалары үзләренең авылдашлары –
Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган нефтьчесе Әсгать Гарипов; ТРның атказанган нефтьчесе, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты инженер-технолог Фәнзәт Исмәгыйлев кебек күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнәләр. Әхмәтшиннар, Исмәгыйлевләр кебек дан казанган нефтьчеләр династияләре чыккан бу авылдан. Мәктәп директоры Эльмира Баһманова үзе дә, Бөгелмә педучилищесында укытучы булырга укыса да, 9 ел әти-әнисе, бертуган апа-абыйлары эзенә басып, кара алтын чыгаручылар арасында эшләп алган. Түбән Якый авылы егетенә кияүгә чыккач, кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз баштагы профессиясенә әйләнеп кайткан да балалар бакчасында тәрбияче эшеннән мәктәп директорына кадәр күтәрелгән.
Яңарыш
Эльмира ханым, 1976 елда төзелгән мәктәпнең һичьюгы тәрәзәләрен генә булса да алмаштырасы иде, дип район җитәкчесе Марсель Шәйдуллинга мөрәҗәгать иткәч, Ходай аларга җирдән көткәнне күктән бирә.
–Дүрт ел элек мәктәбебезгә Наил Өлфәт улы Мәганов үзе килеп, ремонт турында сүз кузгаткач, башта моңа ышанмый тордык. Ә нефтьчеләр ярдәме белән 25 майда кергән ремонтны 1 сентябрьгә төгәлләп тә куйдылар. Ишегалларын төзекләндерү дә нефтьчеләребез ярдәме белән башкарылды, – дип сөйли мәктәп директоры, илһамланып. – «Икенче елга сезгә биолаборатория куябыз», – дип, янә килделәр. «Без бит мәктәпләр, балалар бакчалары төзеп кенә калмыйбыз, акыллы, белемле балалар үсә торган мохит булдыруны да максат итеп куябыз. Алга таба сезнең белән экология буенча эшләячәкбез. Урманнарыбыз картая. Бергә-бергә клонлаштырылган агачлар үстерәчәкбез», – дип, озакка сузмый гына, сүздән эшкә күчтеләр.
Билгеле инде, моның механизмын гына түгел, нәрсә икәнен дә аңлап җиткермиләр мәктәптә. Биология укытучысы Зинаида Сәмигуллина Интернет челтәрендә казына торгач, үзе аның асылына төшенеп, хезмәттәшләренә дә аңлатып бирә. Башта мәктәпкә биолаборатория кайтып төшә, аннан ишегалдында зур теплица калкып чыга. Хәзер инде аерым бер бинада чимал әзерләп, чүлмәкләргә балчык тутыру җайланмаларына кадәр бар икән.
Фантастика гына түгел
Биолабораториядә безне лаборант Анжела Эгамбердиева каршылады. Ак халатлар, перчаткалар киеп куйган 6–7 нче сыйныф укучылары Элина белән Ләйсән, баш күтәрми, эшкә чумганнар. Монда бар да стерильләштерелгән. Катлы-катлы киштәләрдәге йөзләгән кечкенә банкаларда нәзберек яшел үсентеләрнең баш калкытып ятуы. Тик алар без күреп гадәтләнгән гадәти кара туфраклы җирдә дә, ачык һавада да түгел, ә төрле микроэлементлар, макротозлар, витаминнар кайнатып ясалган гельсыман аксыл, туклыклы җирлектә, вакуумда үсәләр. Әлеге микро-клонлаштыру процессының ахыргы нәтиҗәсен – поддоннардагы зураеп килүче агачларны – тәрәзә аша күргәч, моның инде биология дәресендәге лаборатор эш кенә түгеллегенә инанасың. Алар – ян бакчада кыш чыккан метр ярым-ике метрлы агачлар. Бу – 45 минутлык дәрес кысаларында гына башкарыла торган эш түгел, билгеле. Шуңа күрә дә балалар дәрестән соң иркенләп киләләр бирегә. Ярты ел гына эшләүләренә карамастан, кызлар бу һөнәрнең тәртибен генә түгел, тәмен дә татып өлгергәннәр. Биолаборатория ачылганнан бирле эшләп, тәҗрибә туплаган 11 нче сыйныф укучылары Залина Сәитова, Айсылу Зәкиева, Рәилә Әхмәтшина Әлмәт нефть институтына биотехнологияләр юнәлешенә укырга керү турында хыялланалар. Клонлаштырып агач үстерү элегрәк фантастика кебегрәк тоелса да, бүген инде ул Мәлбагыш мәктәбендә чынбарлыкка әйләнгән.
– Башта утыртасың, аннан, китәрме-юкмы дип, тамыр җибәргәнен көтәсең. Хәзер мин үзем үстергән усакны клонлаштырам. Тамыры яхшы булса, «ана» банкада тагын үсентеләр җибәрә, чөнки андагы туклыклы матдә чиста кала. Күзәнәкләрне чеметеп сындырып алырга ярамый, аны кисәргә кирәк, юкса бактерияләр, гөмбәчекләр чыгып, ул тамыр җибәрә алмыйча үләчәк, – дип аңлата үзе тамыр җибәрттергән үсентеләрнең чыбыкчасын кисеп, яңа банкаларга утырту белән мәшгуль булган Ләйсән Кадыйрова. – Бу бөтенесе бертөсле банкаларның кайсысын кем утырткан дип аптырыйсы түгел: кайчан кем утыртканын капкачына язып куябыз. Үсентеләр тамырлангач, аларны теплицага җибәрәбез. Бу инде стерильлектән, ягъни биологларча әйтсәк, инвитродан стериль булмаган җирлеккә – эксвитрога чыгу этабы. Анда алар торфлы җиргә, һавага ияләшә, ягъни адаптация үтә. Шуңа күрә дә тиешле температура, дымлылык сакланырга тиеш.
– Әлеге үсентеләр барысы да үсеп киткән очракта, үзе бер урман була түгелме соң? Менә бу савытларда ничә төп агач үсүен әйтә аласызмы? – дип кызыксынам.
– Максатыбыз – усак агачын күпләп үрчетү. Узган ел теплицадан 100 меңнән артык агач чыгарып утырттык, быел исә икеләтә күбрәк булачак. Усак 17 мең, каен 1600 тирәсе булыр, – ди Анжела Эгамбердиева соравыма каршы. Теплицадан чыккан агачларны «Татнефть» АҖ хезмәткәрләре, республика мәнфәгатьләреннән чыгып, тиешле урынга урнаштыра, ә җиләк, кашкарый кебекләрен мәктәп үз файдасына үстерә. Соңгы ике елда 9 Май – Бөек Җиңү көне уңаеннан мәктәпкә чакырылган кунакларга алар үз куллары белән үстерелгән канәфер чәчәкләрен бүләк иткәннәр. Мәктәпкә әлеге юнәлешнең ныклап торып үтеп керүенең бары уңай якларын гына барлыйлар мәлбагышлылар. Укучыларда, яңа шөгыль үзләштерү белән беррәттән, экологик проектлар белән кызыксыну да бермә-бер арткан. Алар катнашкан фәнни-гамәли конференцияләрдәге темалар колачлырак була баруы гаҗәп түгел. Мәскәүдә узган V «МаксиУМ» халыкара фәнни-гамәли конференциядә табигать белеме юнәлешендә җиңү яулау канатлар куйган үзләренә. Халык энциклопедиясе академиясе уздырган «Сердце Родиной тревожь!» дип аталган Бөтенроссия тикшеренү, методик һәм иҗади эшләр фестиваленең дә узган елгы лауреатлары алар. Шундый ук юнәлештә узучы «Минем Татарстан» республика конкурсында да мәлбагышлылар беренче баскычта!
Биредә «Экологик белем көне» 15 апрельдә генә түгел, ел әйләнәсе, дип шикләнмичә әйтә алабыз. Биокласс эшчәнлеге хәтта җәйге каникул чорында да бер генә көнгә дә туктап тормаган. Быел да шул рәвешле эшләргә ниятләре. Дөрестән дә, балаларның әйләнә-тирә табигатькә сак карашын, экологик культурасын формалаштырмый торып, кешелекнең имин киләчәген тәэмин итә алмаячакбыз.
Остазлар үрнәге
Элек-электән белем бирү дәрәҗәсе ягыннан башка авыл мәктәпләреннән аерылып торган Мәлбагыш мәктәбе хакында сөйләгәндә, биолаборатория белән генә дә чикләнәсе килми. Бу мәктәп бусагасын кем генә атлап кермәсен, аларга 22 ел директор булып эшләгән Татарстан АССРның атказанган укытучысы Габдрахман Зәкиев, аның чордашы СССРның халык мәгарифе отличнигы Таһир Зиатдинов, Рифкат Фазлыев кебек остазлары хакында ихтирам белән сөйләп алалар. Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белгән Әнисә Сабитова, Лариса Хуҗина, Галимә Хаҗиева, Гөлизә Кашапова, Римма Садриева, Розалия Галиева, Илсөяр Мөхәммәтшина, Рәмзия Бикова, Зөлфия Хәкимуллина, Рима Кормановалар укытып чыгарган укучыларның күбесе күптән инде тормышта олы үрләр яулаган шәхесләр буларак танылган. Бу мәктәпнең данын кемнәр таныткан соң дигәндә, авылдашлары, беренче итеп, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин (1936–2021); авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты Хәниф Кәримов; ТАССРның атказанган агрономы Нәфис Якупов, табиб Минзаһит Якупов исемнәрен искә төшерәләр.
Директор рухына

Мәлбагышта озак еллар физкультура укытучысы, мәктәп директоры, профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән Әгъдәс Әхтәмовның оештыру сәләте, үҗәтлеге, спортны, туризмны үз итүе нәтиҗәсендә, 1980 еллардан башлап, Мәлбагыш мәктәбеннән 100 ләп бала Урал, Кавказ тауларында туристик сәяхәтләрдә булып кайткан.
– Мин үзем дә, ике кызым да уздык ул сукмаклар буйлап. Ул балаларны спорт ярышларына да бик йөртте. Үземнең кызлар да катнашкач, андагы җиңү шатлыкларын, командалар арасындагы көндәшлекнең нәрсә икәнен эчтән белә идем, – ди Эльмира ханым.
Һәрвакыт формада, әзерлекле булганга «Бу юлы Мәлбагышлар килмәсә генә ярар иде. Алар булса, беренче урыннан колак кагачакбыз», – дия торган булалар башка командалар. Хәзер исә елның-елында оборона-масса айлыгы барышында күпләрдә спортка мәхәббәт уяткан Әгъдәс Әхтәмов истәлегенә Илбәк, Мәсгут, Мәлбагыш, Кәкре Елга авыллары командалары катнашында волейбол ярышлары уза. Бу бәйгене район хакимияте һәм мәгариф идарәсе каршында оешкан мәктәп директорлары командалары да көтеп ала. Быел Азнакай районының чаңгы базасында район башлыгы кубогына узган чаңгы ярышлары да үз чорында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган педагог Әгъдәс Әхтәмов рухына багышланган.
***
Мәлбагыш урта мәктәбе 2021 елдан унберьеллык мәктәп статусы алса да, бүген инде анда, директоры Габдрахман Зәкиев булган чордагы кебек, 300 бала түгел, нибары 73 бала белем ала. Түбән Якыйдан 9, Әлкәйдән 7 бала килеп йөри, калганнары Мәлбагыштан. Быел чыгарылыштагы алты укучының өчесе медальгә дәгъва белдерә. Димәк, балалар аз булганга карап, укучыларның зирәклеге, укытучыларның тырышлыгы кимемәгән. Нефтьчеләр ярдәме белән укыту-тәрбия процессына яңа технологияләр, тормыш белән турыдан-туры бәйле өр-яңа юнәлеш үтеп керү аларның эшчәнлегенә әнә шулай яңа сулыш өргән.
 

Расиха ФАИЗОВА


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ