Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар икмәк пешерә

Балык Бистәсе районының Биектау “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шушы пекарняда экскурсиядә булып кайткан.

Балык Бистәсе районы Биектау авыл җирлегендә урнашкан “Кулон Агро” җәмгыятенең үз пекарнясы бар. “Әти – әниемнең һөнәре” проекты кысаларында Балык Бистәсе районының Биектау “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шушы пекарняда экскурсиядә булып кайткан. Бу турыда тәрбияче Гүзәлия Вәлиева хәбәр итә.

– Барлык санитар нормаларны үтәп, ипи пешерү цехына юнәлдек. Ипи пешерүче апалар безне елмаеп каршы алдылар, ипи пешерү циклы белән таныштырдылар. Ничек камыр куела, аңа ниләр салына, камырны нинди җиһазлар белән болгаталар? Балалар барын да җентекләп күзәтте. Бер ипи пешерү өчен 9 сәгать вакыт китүен белгәч, балалар бик гаҗәпләнделәр. Ипи пешерү бик авыр һәм озак вакытка сузылган хезмәт булуын аңладылар, – дип сөйли ул.

Ипи пешерү тәртибе белән танышкач, балаларның үзләренә дә әзер камырдан ипи пешереп карарга тәкъдим иттеләр. Балалар камырны зур кызыксыну белән изделәр, әвәләделәр. Аннан камырларны махсус савытларга салып, кабарту шкафына куйдылар, соңрак пешерү миченә тыктылар. 

– Үзең пешергән ипиләрне ашаудан да рәхәтрәк мизгел бармыни. Сабыйларның да куанычы чиксез иде. Бу экскурсиядә алган кичерешләр балалар күңелендә озак сакланыр дип өмет итәбез, – ди Гүзәлия ханым.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ