Логотип Магариф уку
Цитата:

Композиторлар союзы бинасында Миләүшә Хайруллина концерты

Чара 24 апрель көнне 18:00 сәгатьтә Татарстанның Композиторлар союзы бинасында узачак.

Композитор Миләүшә Хайруллина музыка сөючеләрне балалар өчен «Тукай мәйданы» фортепиано музыкасына багышланган авторлык концертына чакыра. Чара 24 апрель көнне 18:00 сәгатьтә Татарстанның Композиторлар союзы бинасында узачак.

Концертның исеме «Тукай мәйданы» дип аталуы юкка түгел, чөнки кичәдә сезне «Тукай мәйданы» метро станциясенең мозаикаларына һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән яңа музыкаль цикл премьерасы көтә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Концертта «Искусство жить» мәдәни-агарту үзәге ярдәме белән нәшер ителгән «Тукай мәйданы» җыентыгын тәкъдим итү дә узачак. 

Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыкаль белем бирү музыка мәктәбе укучылары композиторның өч циклын башкарачак: «Уенчыклар», «Тукай мәйданы» һәм «Әкияттә кунакта». Кереш сүз белән ТР халык артисты, профессор Флора Ибрһаим кызы Хасанова чыгыш ясаячак, концертның алып баручылары – Мәрьям Җаппарова һәм Кәрим Галиев.

Керү ирекле, сылтама буенча регистрация үтү сорала: https://milyausha-khayrullina.timepad.ru/event/2817689

Фото: mincult.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ