Логотип Магариф уку
Цитата:

Кошларга җимлекләр XII интернет-конкурсы дәвам итә

Һәр ай саен комиссия һәр номинациядә иң яхшы 5 эшне сайлый.

«Кошларны ашатыгыз!» акциясе кысаларында җимлекләр ясау  буенча XII интернет-конкурсы дәвам итә. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра. Эшләр 2024 елның 25 мартына кадәр кабул ителә.

Һәр ай саен комиссия һәр номинациядә иң яхшы 5 эшне сайлый. Иң яхшы эшләрнең авторлары бүләкләр һәм электрон грамоталар алачак, ди оештыручылар.
Конкурста катнашырга теләүчеләр тулы мәгълүматны  https://www.birds-konkurs.ru сайтыннан карый ала.

1 апрель – Халыкара кошлар көненә жюри әгъзалары тарафыннан конкурс уздырылган һәр айның номинацияләре арасыннан җиңүчеләр сайланачак. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ