Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырлай китапханәсендә

Бөек Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылып, Арча районы Яңа Кырлай авылына аяк баскан кеше авыл китапханәсенә кагылмый китмидер.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
 Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр;
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
                                                                                                                         Г.Тукай

Бөек Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылып,  Арча районы Яңа Кырлай авылына аяк баскан кеше авыл китапханәсенә кагылмый китмидер. Монда беренче чиратта сине Тукай үзе каршылый һәм бу кунакчыл бинадан тиз генә чыгыйм димә. Бүгенге көндә 500 китап укучысы бар әлеге китапханәнең, ел ахырына 800 дән дә артып китә, 1000 гә җиткән чаклары да була икән. Реконструкциядән соң китапханә чыннан да зураеп, бөтенләй яңарып,  матурланып киткән. Заманча булуы, уңайлы шартлар тудырылуы да китап  укучыларны җәлеп итми калмыйдыр. Китапханә мөдире Наилә Наил кызы Әхмәтҗанова биредә һәр укучыны исемләп белә.


– Китапханәбез милли проектларны тормышка ашыру кысаларында реконструкцияләнде. Без федераль бюджеттан 5 млн сум грант оттык.  Китапханә фондында 15 меңгә якын китап исәпләнә, компьютер, телевизор кебек бөтен җиһазлар бар. Биредә интерактив уеннар уйнарга да, аудиокитаплар тыңларга була. Мәктәп янәшәдә генә булгач, балалар китапханәгә эзне суытмыйлар, авыл халкы да яратып йөри, –  ди  институт тәмамлап кайтканнан бирле туган авылында үз белгечлеге буенча хезмәт куючы ханым. Тукай үзе дан җырлаган Кырлайда ул башкача була да алмыйдыр. Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа, ди бит халкыбыз.

Материал, фото: Расиха ФАИЗОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ