Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кыш Батыр» фестивале Казанга кайта

Сүзебез кышкы спорт уеннарын, бигрәк тә агач чаңгыларда шуарга яратучылар мәнфәгатен күздә тотып оештырылучы «Кыш бабай.

Гадәти кышкы уеннар гына түгел» дигән спорт-тарихи фестиваль хакында. Бу фестиваль республикабызда 2018 елдан бирле уздырылып киленә. Моңарчы ул Болгар музей-тыюлыгында үткәрелә иде.  Күпләрнең күңелен яулап алырга өлгергән тәрбияви спорт бәйрәменә әверелде ул. Беренче елында ук анда 2 меңнән артык кешенең катнашуы гына да – моңа ачык дәлил. Һәм менә әлеге фестиваль Болгардан Казанга кайта.

 

Төгәлрәк әйткәндә, 24 февраль көнне Казанның бик тә күркәм табигать һәм ял итү почмагы булган Горки-Әмәт урманында иртәнге сәгать 9 дан кичке 6 га кадәр арада III «Кыш Батыр» спорт-тарихи фестивале узарга тиеш.  

 

Исеменнән үк күренгәнчә, гадәти спорт чарасы гына булмыйча, тарихи фестиваль рәвешендә узачак ул. 16 номинация буенча төрле бәйгеләр оештырылачак. Җиде яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр булганнар катнаша ала. Агачтан ясалган чаңгыда 3 яки 5 километр дистанцияләрдә узышып, балачак хатирәләреңне күңелеңдә яңарта аласың.

 

Тарихи фестиваль булгач, уктан, арбалеттан ату ярышларында да осталыгыңны, җитезлегеңне күрсәтү мөмкинлеге булачак. Рыцарьлар сугышын да күреп булачак. Мастер-класслар да оештырылачак. Кыскасы, Казанда “Киләчәк уеннары” гөрләгән көннәрдә Горки-Әмәт урманында да менә дигән спорт бәйрәме узачак. Рәхәтләнеп ял итәчәксез, күңел ачачаксыз, сәламәтлегегезне ныгытачаксыз.

 

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясе спикерлары –Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина белән “Үткәннәргә сәяхәт” җәмгыятенең башкарма директоры әнә шулай дип ышандырдылар.

 

Таһир САБИРҖАНОВ

Нәзилә ФӘХРЕТДИНОВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ