Логотип Магариф уку
Цитата:

Лениногорск Балалар йортында – Чәй фабрикасы

Лениногорск Балалар йортында файдалы үләннәрдән чәй җитештерергә керешкәннәр.

Лениногорск Балалар йортында файдалы үләннәрдән чәй җитештерергә керешкәннәр. 

Һәр елны җәй айларында балалар “Родничок” сәламәтләндерү лагеренда була, алар лагерьны яратып, “дача” дип йөртәләр. “Безнең балалар да, без – балачактагы кебек, әбидә авылдагы шөгыльләрне белеп, шуларны эшләсеннәр иде, дип телибез. Шуңа без яшелчәләр, җиләк-җимешләр дә утыртабыз, уңышын җыябыз”, – дип сөйли Лениногорск Балалар йорты директоры Раушан Мортазина.

Лагерь-дача Лениногорск районының иң гүзәл, экологик яктан чиста урынында – “Степной” заказнигы территориясендә урнашкан.Тәрбиячеләр белән табигатькә чыкканда, балалар төрле файдалы үләннәр җыялар, алдан аларның составын, кулланылышын өйрәнәләр. “Степной” (“Дала”) заказнигы хезмәткәрләре килеп, дәресләр үткәрәләр, мәсәлән, тамырына зыян китермичә, үләнне ничек итеп өзәргә икәнлеге турында аңлаталар.

Шулай бу эш мавыгудан җитди шөгыльгә әверелә, белем һәм хезмәт юнәлешендәге проектка – “Балалар чәй фабрикасы” лабораториясенә нигез салына. Грант программасы ярдәмендә профессиональ җиһазлар сатып алып, чын-чынлап эшкә тотынганнар. 

“Татнефть” безгә вагончиклар бүләк итте. Без анда үләннәрне юабыз, киптерәбез. Ә тиздән компания безгә зур чәй йорты төзеп бирәчәк”, – дип сөйли биредә тәрбияләнүче, югары сыйныф укучысы Юля.  

Күптән түгел аларның «Балалар чәй фабрикасы» җитештергән продукция ГОСТ стандартына туры килүе турында Декларация алган. Әлеге документ продукциянең барлык иминлек, сыйфат һәм экология таләпләренә туры килүен раслый, дип хәбәр ителә «Заман сулышы» газетасында.

Фотолар: Лениногорск Балалар йортыннан

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ