Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының гыйнвар ае санына күзәтү

“Мәгариф” журналының гыйнвар ае саны “Яңа мәктәпләргә – яңа исемнәр” дигән темага үткәрелгән түгәрәк өстәл турындагы язма белән башланып китә.

“Мәгариф” журналының гыйнвар ае саны “Яңа мәктәпләргә – яңа исемнәр” дигән темага үткәрелгән түгәрәк өстәл турындагы язма белән башланып китә. Бөекләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүнең әһәмияте турында барган сөйләшүдә сүз, мәктәпләр белән генә чикләнмичә, урам, китапханәләрне, элмә такталарны, һәйкәлләрне дә колачлады. Түгәрәк өстәлдә яңгыраган саллы-саллы фикерләрне Расиха Фаизова язмасыннан укып белерсез.

Соңрак журналда Лениногрск районы мәгариф эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Район мәгариф идарәсе җитәкчсе Вагыйз Санатуллин белән әңгәмәдә аларның бүгенге көндә нинди юнәлештә эш алып баруларын, уку-укыту процессындагы мөһим факторларны һәм проблемаларны ачыкладык. Шулай ук әлеге төбәк мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәсе дә журнал битләрендә урын алды. 
Тагын бер кызыклы рубрика “Вакыйгалар календаре” аша сез ай дәвамында мәгариф дөньясында булып үткән вакыйгалар һәм яңалыклар белән таныша аласыз.

Моннан тыш, журналда география фәненнән бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре һәм методик киңәшләр, шулай ук Федераль дәүләт стандартлары буенча иң яхшы дәрес конкурсына килгән хезмәтләрне дә укый аласыз.

Быел «Мәгариф» журналы Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан «Татарстанның яшь галимнәре», «Патриотик тәрбия», «Заманча интеллигенция» проектлары өчен грант алачак отты. Бу санда да әлеге темага караган язмалар урын алды. Мәсәлән, журналистыбыз Инсаф Галәветдиновның яшь галим Россия Президенты премиясе лауреаты Ирек Мөхәммәтдинов белән әңгәмәсе аеруча игътибарга лаек.

Шулай ук Музейларга заман сулышы проектын дәвам итеп, журнал битләрендә бу санда Чистай шәһәрендә эшләп килүче Гаяз Исхакый музееның эшчәнлеген яктырттык. Шулай ук биредә Казан дәүләт университеты тарихы музеенда үткән “Магия геометрии” күргәзмәсе турында да укырга була.

Гомумән, журналыбызда мәгариф өлкәсен бар яклап колачларга һәм мөгаллимнәребезгә кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар тупларга тырыштык. Сездән дә теләк, тәкъдимнәр көтеп калабыз.

Сөмбел Таишева фотосы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ