Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәкәрҗәдә театр» - «Апушлар» яңа спектакль күрсәтте

Кичә Ленин исемендәге Мәдәният сарае узган гасырдагы татар тормышын чагылдырды. Биредә «Апуш» балалар театр студиясе «Мәкәрҗәдә театр» тамашасын тәкъдим итте.

Мәдәният сарае фойесында ук инде моннан йөз ел элек булган вакыйгалар күзалланды. Данлыклы Мәкәрҗә ярминкәсе аһәңе, яшь артистларның киемнәре үк тамаша карарга килгән һәр кешенең игътибарын җәлеп иткәндер.

«Мәкәрҗәдә театр» спектаклен Илтөзәр Мөхәммәтгалиев  татар пьесалары мотивлары буенча язган. Автор  барыбызга да таныш, халык арасында популяр “Беренче театр”, “Хаҗи әфәнде өйләнә”, “Башмагым” һ.б. әсәрләрне бер-берләре белән кызыклы һәм үтемле итеп үрелеп биргән. Сәхнә бизәлеше, музыка барысы да тамашаны җиңел, шул ук вакытта затлы итеп күрсәтә. Сәхнә сәләтле балалар белән шыгрым тулган. Аларның һәркайсы белән режиссерлар аерым эшләгәне сизелеп тора.   

Спектакльнең режиссерлары – ТРның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм ТРның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә музыканы Зөлфия Вәлиева һәм Нияз Вәлиев язган, соңгысы шулай ук музыкаль бизәлеш һәм аранжировка өчен җаваплы. Сценограф, рәссам – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев, ә яктылык буенча рәссам – Тәлгать Латыйпов.

Премьераны 21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә тәкъдим ителүе дә символик мәгънәгә ия. “Апушлар” үзләренә генә түгел, ә якыннарына да сәнгать шатлыгы бүләк итте.

 Материал, фото: Мөршидә Кыямова

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ