Логотип Магариф уку
Цитата:

Максат куйсаң, җиңүгә ирешәсең!

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Республика олимпиада үзәге» оештырылганга быел – 10 ел. Мондый үзәк ачылу республикабызда олимпиада хәрәкәтенә яңа сулыш өрде, фән бәйгеләрендә катнашучы укучыларны һәм тренер-остазларны бергә туп­лап, Бөтенроссия мәйданында уза торган бәйгеләргә дә ныклы әзерлек белән барырга юл ачты. Аның директоры Гөлнара Илдар кызы ИСЛАМОВА респуб­лика һәм Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларның быелгы уңышлары, алдагы сезонга планнары белән уртаклашты.

– Быел республика һәм Бөтенроссия олимпиадасында ел дәвамында 15 меңнән артык укучы катнашты. Россия буенча 9–11 нче сыйныфта укучылар 24 фәннән үзләренең белемнәрен күрсәтте. Россия бәйгесенең йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Татарстаннан өч укучы абсолют җиңүче, 244 катнашучы җиңүче һәм призёр дипломына лаек булды (ил буенча барлыгы 530 җиңүче һәм 2568 призёр). Татарстан командасы, узган елдагы кебек үк бүләкләр саны буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, олимпиада пьедесталының өченче баскычында калды.

Бөтенроссия фән олимпиадасының регион этабына кертелгән бәйгеләрнең берничәсе даими рәвештә Татарстанда уза: узган ел икътисад, информатика һәм рус әдәбияты буенча оештырдык. Төрле төбәкләрдән килгән бәйгедә катнашучы укучылар Казандагы 107 нче гимназиядә, «Иннополис» университетында һәм «Байтик» лагере базасында үзләренең осталыкларын күрсәтте. Элегрәк тарих, тормыш иминлеге нигезләре, сәнгать, технология кебек фәннәрдән илкүләм ярышларны үзебездә уздырып, шактый тәҗрибә туплаган идек, бу юлы да катнашучылар һәм жюриның ышанычын акладык. Быел тагын алты предмет буенча Россия Мәгариф министрлыгына заявка бирдек, кайсы фәннәрдән олимпиада бездә узачагы уку елы башлангач билгеле булачак.

Казандагы 189 нчы мәктәп директоры Ранис Әнвәр улы Идрисов башлангычы белән тормыш иминлеге нигезләре (ТИН – ОБЖ) Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы ярышларын 2016 елда беренче тапкыр Татарстанда уздырдык. Бу предметтан укучылар 3 нче сыйныфтан ук бәйгедә катнаша ала һәм аларда җиңүгә омтылыш яшьтән формалаша. 

Быел Бөтенроссия бәйгесендә абсолют җиңүче булып танылган өч кызыбызның берсе Биектау районы Дөбьяз урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Залина Хисмәтуллина шундыйларның берсе дияр идем. Тормыш иминлеге нигезләре буенча аны Татарстанның халык укытучысы Радик Җиһаншин укыткан һәм тренеры буларак 5 нче сыйныфтан бирле шөгыльләнгән, ярышларга бергә йөргәннәр. Узган ел Залина регион бәйгесенең йомгаклау этабында призёр булды. Аның музыка мәктәбендә белем алганлыгы, сәләтен икътисад, сәнгать төрләре буенча үткәрелгән бәйгеләрдә дә күрсәтүе мәгълүм. Бу предметтан ясаган чыгышы аңа зур уңыш алып килде.

Хәзер Залина укуын Мәскәүдә Россия халыклар дуслыгы университетында (РУДН) дәвам итәргә исәпләп тора. Һәм анда белем алучы студентлар арасында бәйгеләрдә җиңгән, призёр булган Татарстан егет-кызларыбыз байтак.

Мәскәү үзенә никадәр тартып торса да, Казанда калучы җиңүчеләребез дә бар. Башкалабыздагы 131 нче лицей укучысы Никита Перов – шундыйларның берсе. Аны да, Халыкара фән олимпиадасыннан алтын медаль белән кайткач, үзләренә чакыручы вузлар булды, әмма ул: «Монда миңа бөтен шартлар да бар, Казанда калам», – дип, КФУда белем алуны өстен күрде. Аның химия буенча укытучы-тренеры Булат Курамшин – үз вакытында Халыкара олимпиадада алтын медальгә ия булган яшь галим. Безгә әнә шулай фән өлкәсендә эшләүче талантлы белгечләрнең, буыннар чылбырын өзмичә, үзебездә калып эшләве мөһим.

УРТАК КАЗАНЫШ

Фән олимпиадасында катнашучы укучыларыбыз шәхси уңышлары белән уртак казанышыбызны баеталар. Аларның һәммәсенең исемен мактап телгә аласы килә. Казандагы Лобачевский исемендәге лицейдан Венера Әхмәтова экологиядән, 39 нчы урта мәктәптән Розалина Зыятдинова сәнгать буенча быел абсолют җиңүче булды. Россия күләмендә икешәр фәннән призёр булган 12 укучыбыз да – республика олимпиада мәктәбенең горурлыгы. Аларны исемләп әйткәндә, Чаллының 26 нчы гимназиясеннән Альбина Халитова белән Макар Рипенко математика, информатика, икътисадтан; Казандагы 2 нче лицей-интернаттан Альберт Семёнов биология һәм химиядән; Казандагы 122 нче гимназиядән Анастасия Латыйпова, 4 нче гимназия-интернаттан Рания Гайфуллина, 2 нче лицей-интернаттан Искәндәр Насыйбуллин белән Егор Карамелев хокук һәм җәмгыять белеменнән; Казандагы IT-лицейдан Самира Шакирова технология һәм икътисадтан; Казандагы халыкара мәктәптә укучы Марьяна Петрова инглиз теле һәм икътисадтан, Диана Мадьярова һәм 4 нче гимназия-интернаттан Сафия Газизуллина инглиз һәм рус телләреннән, 2 нче лицей-интернаттан Александр Арзамасов математика белән икътисадтан йомгаклау этабында призёр булдылар.

Алардан тыш чит телләрне белүләрен ил күләмендә күрсәтүче егет-кызлар да бар. Казандагы 2 нче гимназия-интернат укучысы Гамил Дәүләтбаев кытай теле бәйгесендә җиңүче булды. Монда инде аның бала чакта Кытайда яшәве дә этәргеч булгандыр, телләрне өйрәнүдә практика булу зур әһәмияткә ия. Азнакайдагы 5 нче урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Сабрина Маликова кытай телен үзлегеннән өйрәнгән, ул да призёр калды. Бу – үзе үк теләк булганда телләрне дә, аерым фәннәрне дә яхшы итеп өйрәнеп, бәйгеләрдә дә уңышка ирешеп булуын күрсәтә.

Немец телләрен өйрәнүчеләр арасында Казандагы 72 нче урта мәктәптән Амалия Әхтәмова, 94 нче гимназиядән Элена Лемпферт, 36 нчы гимназиядән Милана Әкмарова, Чаллыдагы 76 нчы гимназиядән Кристина Рубцова һәм испан теленнән Казандагы 20 нче гимназия укучысы Эллина Әгъмалова Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы призёрлары булды.

Мәкаләнең тулы вариантын «Мәгариф» журналының август саныннан укый аласыз

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ