Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары К.Насыйри бәйгесендә катнаша ала

Каюм Насыйриның 199 еллыгына багышланган IX республикакүләм иҗат конкурсы игълан ителде.

Иҗади бәйгедә 10–15 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала. 
Проектның максаты: бөек мәгърифәтче К.Насыйри шәхесе, аның бай иҗатын өйрәнү, әдәби мирасын пропагандалау, саклау, галимгә карата кызыксыну уяту, туган ягына игътибарны арттыру.


«К. Насыйри туган җирен торгызу» фонды директоры Асия Гобәйдуллина хәбәр иткәнчә, әлеге проект татар галименең зур әдәби мирасы белән таныштыру, шәхесенең иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, катнашучыларның иҗат мөмкинлекләрен ачу, әдәби татар телендә аралашу, иҗат итү өчен шартлар тудыру бурычын куя.  
Иҗат эшләре бәйгесендә  тәкъдим ителгән тематик юнәлешләр буенча рәсем, аппликация һәм картиналар А4 яисә А3  форматында 2024 елның 1 февраленә кадәр  кабул ителә. Гаризаларны shaki-ramil@yandex.ru электрон почтасына җибәрә аласыз. 


Бәйгене «К. Насыйри туган җирен торгызу» фонды Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә уздыра. 

Материал, фото: Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ