Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучыларына гаджетлар куллануны чикләргә куңәш ителә

Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, мәктәпләрдә белем бирү максатларында мобиль телефоннарны куллану еш киңәш ителми: дәрес вакытында һәм өйдә төрле гаджетлардан чама белән файдаланырга, ял һәм физик активлык белән чиратлашып барырга тиеш. Шуны онытмаска кирәк, мобиль телефоннарны еш куллану күз күременең бозылуына китерә, сәламәтләккә тискәре йогынты ясый. Куркынычсыз интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина сүзләренчә, хәзер Россиядә балаларының һәм яшүсмерләренең 10%ында гаджетлардан чамадан тыш файдалану аркасында йокы режимы бозылган.

1–3 нче  сыйныф укучылары өчен дәрестә интерактив тактаны куллану вакыты – 20 минуттан, ә 4–11 нче сыйныфлар өчен 30 минуттан артмаска тиеш. Укыту фильмнары һәм программаларын кулланган вакытта,  биш - җиде яшьлек балаларга видеоны 5–7 минуттан, 1–4  нче сыйныф укучыларына 10 минут һәм 5–9 нчы  сыйныфларына  15 минуттан артык карарга киңәш ителми.

1–2  нче сыйныф укучыларына шәхси компьютер белән 20 минуттан да артык файдаланырга ярамый. Белгечләр исәпләвенчә, 3–4  нче сыйныфларда – 25 минут, 5– 9 нчы  сыйныфларда – 30 минут, 10–11 нче  сыйныфларда 35 минуттан артык компьютер артында утырырга ярамый. Ә 1–2 нче  сыйныфларда планшетларны – 10 минуттан, 3–4 нче  сыйныфларда – 15 минуттан, 5–11 нче  сыйныфларда  20 минуттан артык кулланмаска кирәк.  Шулай ук ата-аналарга өй шартларында компьютер артында  кече сыйныф укучыларына көненә  – 80 минуттан, 5–9 нчы сыйныфларга 120 минуттан һәм өлкән сыйныф укучыларына 170 минуттан артык утырырга ярамаганлыгын истән чыгармаска иде.

Моннан тыш, Роспотребнадзор тәкъдим иткән гомуми киңәшләр арасында, гаджетларны баланың йокысына 60 минут кала кулланмаска, аларны баланың караваты янына куймаска,  экран алдында ашамаска, диелә. Шуның белән килешми  мөмкин түгел: балалар күбрәк вакытын саф һавада, хәрәкәттә уздырса файдасы икеләтә күбрәк булыр.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ