Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләр «ТР Электрон мәгариф» яңартылган системасына күчте

Система яңартылгач, Татарстан мәктәпләренә уку процессын оештыру һәм эшләү өчен күпкә нәтиҗәлерәк бирелә башлады.

Ел башыннан Татарстанның барлык мәктәпләре яңартылган «Татарстан Республикасында Электрон мәгариф» системасында эшли башлады: бу – якынча 1 млн ата-ана, 490 мең укучы һәм 36 мең педагог. Хәзер системаның яңа версиясе ms-edu.tatar.ru сайтында. Бу сайтта һәм «Мин – мәктәп укучысы» яки «Минем мәктәп» кушымталарында  балаларның дәресләр тәртибен, билгеләрен карап була, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте. 


Система яңартылгач, Татарстан мәктәпләренә уку процессын оештыру һәм эшләү өчен күпкә нәтиҗәлерәк бирелә башлады. Узган ел октябрьдән декабрьгә кадәр ТР мәктәпләре администраторлары һәм педагоглары яңартылган компонентлар белән эшләргә өйрәнгән.  

 

«Гамәлгә кертү һәрвакытта да гади булмый, әмма нәтиҗәдә республика мәктәпләре һәм укытучылары эшне шактый гадиләштерү һәм белем бирү процессын яхшырту өчен яхшы эш коралы белән тәэмин ителә, бу пилот мәктәпләрдә кулланып карагач расланды», – ди Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. 

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ