Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру буенча сораулар

Татарстан буенча идарәсендә мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.

1 нче апрельдән 12 нче апрельгә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
Шалтыратулар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә 7(800)555-49-43 телефоны буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Шулай ук кулланучылар өчен консультация үзәгенә 7(843)221-90-16 телефоны буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала, көн саен 9:00 дән 17:00 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин, 12:00 дән 13:00 гә кадәр – тәнәфес.

Фото: Денис Гордийко

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ