Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш районы мәгариф бүлеге – беренче

Республикабызның сәнәгать һәм сәүдә, яшьләр эшләре министрлыклары тарафыннан моннан ун ел элек гамәлгә куелып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан теләктәшлек тапкан «Наше время-...

Республикабызның сәнәгать һәм сәүдә, яшьләр эшләре министрлыклары тарафыннан моннан ун ел элек гамәлгә куелып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан теләктәшлек тапкан «Наше время-Безнең заман» фестивале елдан-ел популяррак була бара. Анда Мамадыш районының эшче һөнәрле һәвәскәрләре дә ел да актив катнашып килә. Быел Чаллыда узган «Наше время – Безнең заман» дигән XI ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона этабында финалга чыккан алты коллектив чыгыш ясады. Мамадыш районы данын район мәгариф бүлеге командасы яклады. Районның мәгариф хезмәткәрләре «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә сәхнә осталыкларын күрсәтте. Шунысы куанычлы: мамадышлылар, һәр номинациядә дә, тамашачыларның һәм жюриның югары бәясен алып, гомуми команда беренчелегендә җиңүче булды һәм Казанда узачак фестивальнең суперфиналында катнашу хокукын алды
Әлеге фестивальнең икенче зона туры 13 – 14 октябрь көннәрендә Әлмәттә, өченчесе 20 – 21 октябрьдә Казанда узарга тиеш. Зона турлары җиңүчеләре һәм лауреатлары, шул исәптән Мамадыш мөгаллимнәреннән торган команда да, 17 – 18 ноябрь көннәрендә Казандагы Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак фестивальнең суперфиналында чыгыш ясаячак. Фестивальнең гала-концерты исә 20 ноябрьдә Казанның «Пирамида» сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Алар арасында мамадышлыларның да буласына шик юк.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ