Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәрҗани конференциясендә Самат Шакир исемен яңгыраттык

Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә тугызынчы тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Аңа әзерлек эшен бер ай алдан башладык, чөнки быел безнең өчен аеруча җаваплы иде: конференциянең икенче секциясе авылдашыбыз – эзтабар язучы Самат Шакир мирасы буенча “Йөрәккә күчкән язулар” дип аталды.

 Быел якташ шагыйрь Самат Шакирның тууына 100 ел. Шуңа күрә без аның иҗаты буенча әзерләндек. Бу секциядә дүрт укучыбыз катнашты. Самат Шакирның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап, “Эзтабар язучы – батырлык җырчысы”, “Күәмнәрдә минем туган җирем”, “Үтсен синдә гомерем, мин – синеке, и кадерле туган якларым”, “Йөрәгемдә – җыр, кулымда –  мылтык” дигән темалар буенча әзерләнү эшләре алып бардык. 

Жюри 7 нче сыйныф укучысы Әдилә Галимҗанова чыгышын 1 нче урынга лаек  дип тапты. 9 нчы сыйныф укучысы Гөлия Кәлимуллина – 2 нче урынга, 7 нче сыйныф укучысы Лилия Гатауллина белән 8 нче сыйныф укучысы Азалия Мирхазианова 3 нче урынга лаек булдылар. Шул ук вакытта “Шиһабетдин Мәрҗани – «Таңыбызның Чулпаны” секциясендә Зөһрә Садриева Ш.Мәрҗанигә багышлаган эше белән катнашты. Үзем исә, укытучылар секциясендә «Милләтем өчен тугры хезмәт итәм» дигән тема буенча чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булдым. 


Материал, фото: Алия САДРИЕВА, Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ