Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә Тинчурин театры гастрольләре

Башкала тамашачыларына ике спектакль күрсәтеләчәк дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат хезмәте.

11–12 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү шәһәрендә гастрольләре узачак.

Тинчуринлылар Россия башкаласында «Театр мимики и жеста» бинасында 11 декабрь 19.00 сәгатьтә «Чулпан» мелодрамасын (автор – Ш.Хөсәенов, режиссер – Р.Гарипова), 12 декабрь 19.00 сәгатьтә «Мәхәббәт баскычы» комедиясен (автор – Ш.Фәрхетдинов, режиссер – Р.Заһидуллин) күрсәтәчәк. Әйтергә кирәк, «Чулпан» спектакле Мәскәү тамашачыларына тәүге тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Театр матбугат хезмәте фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ