Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевск районының үз елы бар

Менделеевск районында 2024 елны Уңайлы шәһәр мохите елы дип игълан итәргә карар кылдылар.

Мәгълүм булганча, агымдагы 2024 ел Россиядә Гаилә елы, Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы буларак узарга тиеш. Шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы 2024 елны Шәхесләр елы дип тә игълан итте. Болар белән беррәттән, Менделеевск районында 2024 елны Уңайлы шәһәр мохите елы дип игълан итәргә карар кылдылар. Моның үзенә күрә хикмәте бар. Киләсе елга Менделеевск районының Алабуга районыннан аерылып, кабаттан мөстәкыйль район булып яши башлавына төп-төгәл кырык ел була. Әлбәттә, мондый юбилейга ныклап әзерләнү мәслихәттер. Шунлыктан Уңайлы шәһәр мохите елы кысаларында Менделеевск төбәгендә районның социаль-икътисади үсешен яхшырту буенча максатчан эшләр планлаштырылган. Аларны тормышка ашыруда райондагы «Аммоний» акционерлык җәмгыяте стратегик партнер ролен үтәячәк.


Менделеевск районы безнең «Мәгариф» журналы белән дә иҗади хезмәттәшлеккә күпер салырга җыена. Бу җәһәттән, журналыбызның февраль саны Менделеевск районы укытучыларының алдынгы педагогик эш тәҗрибәсен яктыртуга багышланачак.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ