Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевскида Гаилә елының тантаналы ачылышы узды

Менделеевскида Сергей Гассар исемендәге мәдәният үзәгендә Гаилә елының тантаналы ачылышы узды. Бирегә күп еллар заводта эшләүчеләрнең, мәдәният, авыл хуҗалыгы, мәгариф, хокук саклау хезмәте тармакларында эшләүче гаилә династияләре җыелды.

Гаилә династияләре белән очрашуга район башлыгы Радмир Беляев та килгән иде.

– Барыгызны да сәламләвемә чын күңелдән шатмын. Россия Президентының бу карары бик гадел һәм урынлы булды.  Чөнки гаиләне берни дә алмаштыра алмый тормышта. Үзара ярдәм, бер-берең өчен борчылулар бары, чын мәхәббәт һәм кайгырту ул бары тик гаиләдә генә була», – дип билгеләп үтте район башлыгы.

 «Юность» кинотеатрының әйдәп баручы директоры Миләүшә Канипова һәм сетяков клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина хезмәт династияләренә сәламләп, ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Династияләр арасында мәгариф өлкәсендә 264 ел стажы булган Антонов-Гыйззәтуллиннар гаиләсе дә катнашты. Мәгариф өлкәсендә әйтеп бетергесез күп хезмәт куйган гаилә династиясенә багышланган язма «Гаилә һәм мәктәп» журналының апрель санында урын алачак.


Материал, фото: Таңсылу Габидуллина

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ