Логотип Магариф уку
Цитата:

«Минем гаиләм – минем байлыгым»

Интеллектуаль, музыкаль бәйгеләрдә берәү дә сынатмады.

Гаилә елы кысаларында  Питрәчнең 2 нче урта мәктәбендә күп балалы, иҗади гаиләләр катнашында  "Минем гаиләм – минем байлыгым" дигән  гаҗәеп җылы, җырлы-моңлы гаилә бәйрәме узды. Килгән кунакларны мәктәп директоры  Хәбир Заһретдинович Сәйфетдинов  тәбрикләп иң матур теләкләрен җиткерде.  Чара барышында Шәмсетдиновлар,  Спичковлар, Вәлиуллиннар, Хафизовлар, Дудкиннар, Кнайновларның гаиләләре төрле яклап ачылды.Үзләре белән таныштырудан башланган гаилә бәйрәмендә озакламый берәм-берәм  “өй эшен”  тәкъдим иттеләр. Бәйрәм табынына кем нәрсә әзерли – шул ризыклар, пироглар, салатлар, тортлар чыга торды.   Кнайновларның гаилә бәйрәмнәренә каз пешерүе электән килгән матур гадәт булуы да ачыкланды. Интеллектуаль, музыкаль бәйгеләрдә берәү дә сынатмады. Дудкиннар бәйрәмгә багышлап, шигырь иҗат итеп, аны көйгә салып, җырлап та бирделәр. Хафизовлар “Иң ушлы гаилә”, Вәлиуллиннар “Иң күңелле гаилә”, Дудкиннар “Иң иҗади гаилә”, Кнайновлар “Иң креатив гаилә”, Шәмсетдиновлар “Иң сәләтле гаилә”, Спичковлар “Иң дус-тату гаилә” буларак дипломнарга ия булдылар.

–Мондый чаралар гаиләне тагын да ныгыта, якынайта, бер-береңнең кадерен белергә өйрәтә. Балаларның әти-әниләре белән горурлану хисләре арта,– ди оештыру эшләре буенча директор урынбасары, Питрәч районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Лилия Хәмит кызы Гатиатуллина.

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ