Логотип Магариф уку
Цитата:

Министр Татарстанның Халык укытучылары белән очрашты

Кичә Мәгариф һәм фән министрлыгында  республикабызның Халык укытучылары  белән очрашу  булды. Бу чарада Илсур Һадиуллин кунакларны Халыкара укытучылар көне белән тәбрикләде, аларга эшлә...

Кичә Мәгариф һәм фән министрлыгында  республикабызның Халык укытучылары  белән очрашу  булды. Бу чарада Илсур Һадиуллин кунакларны Халыкара укытучылар көне белән тәбрикләде, аларга эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде.

Очрашуга әлеге олы исемгә күптән түгел генә лаек булган Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, укытучы-ветеран, КФУ каршындагы Ш.Мәржәни исемендәге 2 нче гимназиянең элеккеге директоры Кәмәрия Зиннур кызы Хәмидуллина, Алексеевскидагы Г. С. Боровиков исемендәге 3 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Александра Фёдоровна Евланова, Түбән Камадагы Е.Н. Королёв исемендәге политехника колледжы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Трофимовна Вахитова, КФУ каршындагы «Н.И. Лобачевский исемендәге лицее»  информатика укытучысы Сергей Иванович Михайлин, Казандагы 113 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Александр Васильевич Рыжов, Казандагы 2 нче лицей-интернатның  тарих укытучысы Юрий Юрьевич Лазарев, 39 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Елена Анатольевна Дроздова, 42 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Мөдәрис Солтан улы Хикмәтуллин кебек Халык укытучылары чакырылган иде. 
Катнашучылар,  әлеге очрашуны оештырганнары өчен министрлыкка олы рәхмәтләрен белдерделәр, барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ