Логотип Магариф уку
Цитата:

Минтимер Шәймиев: Беренче укытучымны оныта алмыйм

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренче укытучысын һаман да оныта алмавын әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».Минтимер Шәймиев бүген Укытучылар көне уңаеннан «Адымнар» кү...

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренче укытучысын һаман да оныта алмавын әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Минтимер Шәймиев бүген Укытучылар көне уңаеннан «Адымнар» күп телле мәктәбе коллективы алдында чыгыш ясады.
«Беренче укытучымны Хәдичә апа дип атый идек. Ул ялгыз иде. Мин аны гомеренең соңгы көненә кадәр игътибарсыз калдырмадым. Бу батырлык түгел, ә минем бурыч булды. Казанда укыганда да, төрле вазифаларда эшләгәндә дә Хәдичә апаны онытмадым. Оныта да алмыйм. Шулай булырга тиеш тә ул. Укытучылар безне кеше иттеләр. Чиге юк мондый хөрмәтнең», - диде Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиев яшь чагында яшәгән җитмеш йортлы авылдан җитмеш бала Казанда укыган булуын әйтте. «Мин укыган заманнарда уртача һәр йорттан бер бала югары белем алды. Бу бик зур хезмәт», - дип, ул укытучыларга олы хөрмәтен белдерде.

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ