Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөфти лекция укыды

Татарстан Диния нәзарәтендә мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен яңа Лекторий сезоны башланды. Бу – мәшһүр дин галимнәре, мөселман экспертлары, активистлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән көнүзәк темалар буенча очрашулар һәм дискуссияләр циклы, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мондый беренче очрашу 15 сентябрьдә узды: яшьләр алдында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе, Татарстан Мөфтие, курра-хафиз, шәригать фәннәре докторы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин лекция укыды.

Камил хәзрәт – мәшһүр дин галиме һәм рухи лидер, аның чыгышлары һәрвакыт зур кызыксыну уята һәм күпсанлы тыңлаучыларны җыя, ә зирәк үгет-нәсыйхәтләре беркемне дә битараф калдырмый. Аның Россия һәм Татарстан өммәте, бигрәк тә яшь буын үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ