Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөселман кардәшләребезне Гает бәйрәме белән котлыйбыз!

Ике ел буе чикләр ябык торганнан соң, Татарстаннан 800 дән артык мөселман Мәккәгә изге сәфәргә кузгалган иде. Алар арасында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүче дин әһелләре белән бергә мөгаллимнәр, т...

Ике ел буе чикләр ябык торганнан соң, Татарстаннан 800 дән артык мөселман Мәккәгә изге сәфәргә кузгалган иде. Алар арасында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүче дин әһелләре белән бергә мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, язучылар, журналистларның да булуы күркәм күренеш.
Хаҗ – ул олуг гыйбадәт, зур мөмкинлек. Пәйгаммәребез Мөхәммәт салләлләһу галәйһи вә сәллам: «Кабул булган хаҗның әҗере – җәннәт», – дип әйткән.  Бүген хаҗилар көн дәвамында   Гарәфә тавында  булып дога кылган булсалар, Ватаныбыздагы мәчетләрдә җомга намазы укылып, имамнар хаҗ кылуның, Корбан чалуның  әҗере хакында сөйләделәр, иртәгә Гает намазын бергәләп укырга, бәйрәмгә  чакырдылар.
 Теләгән теләкләребез, кылган догаларыбыз һәм чалган корбаннарыбыз кабул булсын. Илләребезгә иминлек, барчабызга бәракәтле тормышлар насыйп булсын дип, дога кыла бу көннәрдә мөселманнар.

 

Альберт Сабир

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ