Намаз вакытлары үзгәрде
Республикада намаз вакытлары алышынды. 5 нче майдан башлап 8 нче августка кадәр безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкт...
Республикада намаз вакытлары алышынды.
5 нче майдан башлап 8 нче августка кадәр безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп билгеләп булмый. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: dumrt.ru
Шул сәбәпле, кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде. 8 августтан башлап исә, ястү һәм иртәнге намаз вакытлары үзгәрде.
Комментарийлар