Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәсел җебен һәркем саклый ала

Азнакайда «Без тарихта эзлебез» дип аталган республика конкурсының зона этабы тәмамланды.

Анда Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары вәкилләре катнашты.

Конкурста «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының актив хәбәрчесе, Әлмәттәге 1 нче лицей-интернат директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Хәбибуллина да кардәшләре белән бергә катнашты.

 «Казан дәүләт университетында укыганда күренекле галим Әнвәр Бакиров безгә нәсел шәҗәрәсе төзү буенча  курс  эше биргән иде. Бу изге эш  белән  беренче кызыксынуым шуннан башланды. Бабайның энесе  Шәмсулла абый ярдәм итте, муллалар нәселеннән булганлыктан, ул 7 буын бабайның исемнәрен яттан белә иде. Әлегә 143  кардәшебезнең исемен тулысынча ачыкладык, асылда, аларның саны 200 дән артып китә, шәҗәрәне тулыландырасы бар әле. Һәр елны Сабан туена илнең төрле почмакларына сибелгән туган-тумачалар,  төп нигезгә –  Лениногорск районы Ормышлы авылына кайта. Шуңа да бәйге вакытында  сәхнәдә Сабан туе күренешен тәкъдим иттек, 10 буын нәселдән чыккан күренекле  шәхесләр турында чыгыш ясадык. Шуны да өстисе килә: педагог-остазым Әнвәр абый Бакиров узган ел 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Нәсел җепләрен сакларга этәргеч биргән шундый шәхесләр барына сөенеп бетә алмыйм. Өлкәннәр эшен хәзер  без дәвам итәргә тиеш, – диде ул.


 Фотолар А. Хәбибуллинаның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ