Нурлат укытучылары нәтиҗәле эшли дә, ял да итә белә
Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз өчен елның иң озын чиреге узып та китте. Каникулда дәресләр укытылмаса да, укытучы һәр көнне мәктәптә, эштә. Безнең М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиянең татар теле...
Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз өчен елның иң озын чиреге узып та китте. Каникулда дәресләр укытылмаса да, укытучы һәр көнне мәктәптә, эштә. Безнең М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да һәрвакыт хезмәттә.
Каникулның беренче көннәре Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” мастер-класс конкурсының Казан шәһәрендә үткәрелгән йомгаклау этабында чыгыш ясау белән башланды. Өч көн дәвамында барган хезмәт нәтиҗәсе – номинациядә җиңү яуладык.
Уңыш өстенә уңыш. Без каникулда укучылар белән бер дулкында эшлибез. Чистай шәһәрендә республикакүләм “Илһам” конкурсының сайлап алу турына әзерләнеп уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Бер укытучыбыз укучысы белән Арча якларына барып, Ш. Мәрҗани укуларында хезмәтен яклап, 3нче урынга ия булды. Моннан тыш “Без бергә” конкурсының республика турына, олимпиадаларга әзерлекне һәр көне алып барабыз.
Без – гимназиянең татар теле укытучылары – каникулда нәтиҗәле эшләп кенә калмыйча, күңелле ял да итә беләбез. Нурлат мәдәният йортында куелган спектакль, концертлардан рухи байлык, илһам алып, мәктәп спортзалында физик халәтебезне ныгытып, яңа уку чирегенә көч туплыйбыз.
Эльмира ГАЙНУЛЛИНА,
Нурлат гимназиясенең милли эшлэр буенча директор урынбасары
Комментарийлар