Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогларга вакытыннан алда пенсия

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Леонов Премьер-министр Михаил Мишустинга педагогларга вакытыннан алда хезмәт пенсиясе билгеләү өчен урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 18 яшькә кадә...


Дәүләт Думасы депутаты Сергей Леонов Премьер-министр Михаил Мишустинга педагогларга вакытыннан алда хезмәт пенсиясе билгеләү өчен урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 18 яшькә кадәрге балаларның процентын исәпкә алмаска кирәк дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Татар-информ» РИА Новости агентлыгына сылтама ясап яза. 




«Педагог һәм остаз елы алдыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 781нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне каравыгызны, аннан урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә карата кулланыла торган балигъ булмаган балаларның процентына бәйле шартны төшереп калдыруыгызны сорыйм», - диелә мөрәҗәгатьтә.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, урта һөнәри белем бирү оешмасында педагогның эш стажы учреждениедә белем алучы 18 яшькә кадәрге балаларның саны 50 проценттан да ким булмаган очракта гына исәпкә алынырга мөмкин, әмма күп төбәкләрдә бу шартны үтәве бик кыен.
«Чынлыкта 18 яшькә кадәрге балалар 50 проценттан да ким булмаган урта һөнәри белем бирү учреждениесе статусын алу мөмкин түгел. Мисал өчен, Смоленск өлкәсендә мондый учреждениеләр юк», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ