Логотип Магариф уку
Цитата:

“Планета “Михтим яки физика магиясе” Мамадышта

Мамадыштагы Туган якны өйрәнү музеенда укучылар өчен әледән-әле төрле интерактив чаралар булып тора. Шундый чараларның чираттагысы – Удмуртия җөмһүрияте башкаласы Ижевск каласының М.Т.Калашников исемендәге музееннан килгән искитмәле күргәзмә.

Мамадыштагы Туган якны өйрәнү музеенда укучылар өчен әледән-әле төрле интерактив чаралар булып тора. Шундый чараларның чираттагысы Удмуртия җөмһүрияте башкаласы Ижевск каласының М.Т.Калашников исемендәге музееннан килгән искитмәле күргәзмә.Ул “ Планета “Михтим яки физика магиясе”. (Михтим – Михаил Тимофеевичтан кыскартылган) – бу Калашниковның псевдонимы. М.Т. Калашников үзенең беренче конкурс эшләрен шушы псевдоним белән язган.  

Интерактив күргәзмәдә балалар уеннар формасында физика законнары  белән танышалар. Күргәзмәдә алган тәэсирләр аларда физикага, техник эшләнмәләргә кызыксыну уята. Физика – табигать законнарын өйрәнүче фән.  Әлеге күчмә күргәзмәдә физиканың табигать законнары тәэсире булган     5 бүлеге: механика, дулкыннар,  көзге оптикасы, электр һәм  магнит күренешләре буенча экспонатлар бар. Кадаклы урындыкка утыру, һава пушкасыннан ату, “серле” велосипед тәгәрмәче, көзге һәм магнитлар белән фокуслар, оригиналь музыка уен коралында уйнау, кул белән тотмыйча ботинка шнурын бәйләү, “яшен”не тотып карау, бер кадаксыз күпер төзү һ.б. Музей хезмәткәре, экскурсиянең оештыручысы Галина Николаевна Егорова күргәзмә турында бик аңлаешлы итеп сөйләде, һәр экспонатка тукталып,  аларның ничек эшләгәнен  күрсәтте, аңа музей хезмәткәре Потеряхина Миләүшә Илсуровна да  ярдәм итте. Экскурсиядән соң укучылар әлеге экспонатларны куллары белән тотып карый, кайберләрендә үзләре дә уйный алалар. Шулай ук эксперимент ясап  карарга,  фотога төшәргә дә рөхсәт ителә. Күргәзмә балалар өчен генә түгел, ә зурлар өчен дә бик кызыклы, мавыктыргыч. Бу чараның ахырында укучыларның гаҗәпләнгән йөзләрендә, аларның әлеге экскурсиядән бик канәгатъ калуларын күрергә була иде.

Күргәзмә килешү нигезендә 5  февральдән 20  мартка кадәр дәвам итәчәк. Укучыларга Пушкин картасы белән керү мөмкинлеге булдырылган.

 

 Материал,фото: Илнур ШАКИРЗЯНОВ, Мамадыш районы Урта Кирмән урта гомуми

белем мәктәбенең география укытучысы

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ