Логотип Магариф уку
Цитата:

Путин педагогларның абруен саклау буенча чаралар кабул итәргә кушты

Хөкүмәт һәм Президент каршындагы Гражданлык җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү советы 2024 елның 1 июленә кадәр тиешле тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин педагогларның намусын, дәрәҗәсен һәм абруен саклау буенча чаралар кабул итәргә кушты. Бу хакта Кремль сайты хәбәрендә әйтелә.

Хөкүмәт һәм Президент каршындагы Гражданлык җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү советы 2024 елның 1 июленә кадәр тиешле тәкъдимнәр әзерләргә тиеш. Чараларның социаль челтәрләрдә педагоглар турында мәгълүмат тарату һәм аларның гамәлләренә бәя бирү яктылыгында һәм заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып кабул ителүе шарт.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы укытучыларга бирелгән эш күләмен регламентлау өчен вариантларны өйрәнергә кушты.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ