Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан аеның беренче ифтарында Төркиядә җир тетрәү корбаннарын искә алдылар

Быелгы рамазан аенда Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы «Туган авылым» комплексы белән берлектә быел беренче тапкыр ифтар оештырды. Ифтар Төркиядә җир тетрәүдә һәлак булучылар рухына багышланды....


Быелгы рамазан аенда Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы «Туган авылым» комплексы белән берлектә быел беренче тапкыр ифтар оештырды. Ифтар Төркиядә җир тетрәүдә һәлак булучылар рухына багышланды.
   
Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан ватандашларына һәм туган иленә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм ифтар кичәсендә барлык мөселманнар белән дога кылачагын әйтте.
«50 меңләп ватандашыбыз һәлак булды. Бик күп илләрдән, шул исәптән, Татарстан Республикасыннан да ярдәм булды. Россиядән барлыгы 400 тоннан артык гуманитар ярдәм җыелды, шуның йөз тоннасы Татарстан Консуллыгында җыелды. Бу –  дөньяда иң зур бәла-казаларның берсе. Рамазан аенда кылган догаларыгызда һәлак булган ватандашларыбызның исемен телгә алсагыз иде, алар догага мохтаҗ», – дип сөйләде Исмет Эрикан ифтар кичәсендә.
«Туган авылым» комплексы учредителе, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вице-президенты Радик Абдрахманов Рамазанны ел саен көтеп алуын, ифтарларга күбрәк кешене чакырырга тырышуларын әйтте. Исмет Эрикан Радик Абдрахмановка Рәхмәт хатын тапшырды.
Килгән кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләде. Озакламый республикакүләм ифтарга әзерлек башлануы турында белдерде. 
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев илгә тынычлык, иминлек теләде. «Һәр ярдәм савап булып кире әйләнеп кайта. Мохтаҗларга ярдәм итү мөһим», –  дип сөйләде ул.
«Ураза тоту күңелләрне чистарта һәм Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Моны аңлаган, тойган кеше – бәхетле кеше», – диде «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.
Ифтар мәҗлесен Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков алып барды. Чара дини эчтәлекле җырлар һәм вәгазьләр белән дәвам итте.

Фәния Лотфуллина


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ