Логотип Магариф уку
Цитата:

Равил Гайнетдин драматург Илгиз Зәйниевкә медаль тапшырган

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин «Әкият» татар дәүләт курчак театры режиссеры Илгиз Зәйниев белән очрашып, «Рухи бергәлек өчен» медален тапшырган...

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин, «Әкият» татар дәүләт курчак театры режиссеры Илгиз Зәйниев белән очрашып, «Рухи бергәлек өчен» медален тапшырган.  Әлеге очрашуда Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, аның урынбасары Гүзәл Мөбинова, «Читай» нәшрият йорты директоры Илшат Сәлахетдинов һәм тарихчы журналист Марат Сәфәров катнашкан. «Рухи бергәлек өчен» медале  шулай ук Гүзәл Мөбиновага, Илшат Сәлахетдинов һәм Марат Сәфәровка да тапшырылган.


«Россия мөселманнарының рухи лидеры кунакларның мәдәният һәм мәгърифәт тармагында эшчәнлеген югары бәяләп һәм аларга уңышлар теләп дога кылды», – дип язылган мөфтиятнең рәсми сайтында.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ