Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика ифтарына 12 мең кеше киләчәк

Казанда XII республикакүләм ифтар 29 мартта изге айның икенче ункөнлегенә йомгак буларак узачак.

Мәҗлескә 12 мең кешене чакыру күздә тотыла. Быел ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау исеме белән ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрне ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла. 
«Россиядә Гаилә елын һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып, кунаклар өчен мәдәни чара оештырыла. Анда дөньякүләм танылган Коръән укучылар һәм нәшидләр башкаручылар чыгыш ясаячак», – дип белдерә ТР Диния нәзарәте  матбугат үзәге. 
Ифтар елдагычы «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр  мәйданчыгында оештырыла. Кунакларны каршы алуда һәм мәҗлес табынын әзерләшүдә 700 волонтёр катнашачак.

 Материал, фото: Альберт САБИР

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ