Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикакүләм ифтар вакытында куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр

29 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә 12 нче Республикакүләм ифтар узачак. «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә чараларны оештырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле характер ала.

Техник җиһазлау күзлегеннән караганда, комплекста заманча видеокүзәтү системалары, аркалы металлодетекторлар, рентген-телевизион җайланмалар эшли. Белдерү ясау, сигнализация, янгын сүндерү системалары расланган тәртипләр буенча тикшерелеп тора. «Казань Экспо» үзәгендә берничә тапкыр төрле хезмәтләр һәм ведомстволар үзләренең команда-штаб укуларын уздырды һәм үзара багланышларның тәртибен тикшереп карады, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

12 нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар белән килештереп, чара вакытында шәхси саклау оешмасы хезмәткәрләренең саны арттырылды, алар үз хезмәтләрен төп бинаның эчендә дә, шулай ук комплексның бөтен җирлегендә дә башкарачак. Күрсәтмәләр нигезендә, комплекс җирлегенә кертү өчен тыелган предметлар исемлеге киңәйтелде һәм тулыландырылды. Ифтарны әзерләү барышында хокук саклау органнары белән һәрдаим багланышлар алып барыла.

Куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунаклар ифтар вакытында үзләрен уңайлы хис итсен өчен, оештыручылар кичәгә алдан килергә чакыра. Хокук саклау органнары белән килешеп, аерым торган павильонда ифтарга кергәнче тикшерү эшләре алып бару турында карар кылынды. А кластеры янына килү чикләнәчәк. Ифтар уздырыла торган урынга иртәрәк килү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кергәндә озын чиратлар булдырмаска һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк, ди дини чараны оештыручылар.

Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән (15:00) оештырылачак. Бу вакытта фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак.

Фото: "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ