Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә алты предмет буенча бердәм дәреслекләр барлыкка киләчәк

Россиядә алты предмет буенча бердәм дәреслекләр барлыкка киләчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетына тарих укытучылары белән очрашуда әй...

Россиядә алты предмет буенча бердәм дәреслекләр барлыкка киләчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетына тарих укытучылары белән очрашуда әйтте, дип хәбәр итә "Россия газетасы".
–  Киләсе уку елына җәмгыять белеме дәреслеге һәм 5–9  нчы  сыйныфлар өчен тарих дәреслеге булыр дип планлаштырабыз. Шулай ук иминлек һәм ватанны саклау нигезләре, география, рус теле һәм әдәбияты кебек фәннәр буенча бердәм дәреслекләр өстендә эш алып барыла, – диде Кравцов.
Тагын бер яңалык:  министр шулай ук гомуми белем бирү предметларын өйрәнүнең бердәм календарь планын  булдыру турында да сөйләде.
Аның сүзләренчә, мондый планлаштыру системасы хәзерге вакытта бердәм дәреслекләр эшләнә торган барлык предметларны укытуга да кертеләчәк. Бу укытучыларга йөкләнешне киметергә һәм материалны системалы рәвештә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ